Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ОСАГОга өстәмәләр кертәләр

Икенче укылышка чаклы автомобильләрне мәҗбүри иминият хакындагы законны үзгәртергә мөмкиннәр. Әгәр дә ул үзгәрешләр депутатлар тарафыннан кабул ителсә, автомобиль хуҗаларына машинасы ремонтта торган һәр көн өчен иминият компанияләреннән зур күләмдә штраф кайтартырга мөмкин булачак. Интернет басмаларда таралган мәгълүмат буенча депутатлар әлеге штраф күләмен ун тапкырга арттырмачылар. Әлбәттә, инминият компанияләренә мөмкин...

Икенче укылышка чаклы автомобильләрне мәҗбүри иминият хакындагы законны үзгәртергә мөмкиннәр.

Әгәр дә ул үзгәрешләр депутатлар тарафыннан кабул ителсә, автомобиль хуҗаларына машинасы ремонтта торган һәр көн өчен иминият компанияләреннән зур күләмдә штраф кайтартырга мөмкин булачак. Интернет басмаларда таралган мәгълүмат буенча депутатлар әлеге штраф күләмен ун тапкырга арттырмачылар. Әлбәттә, инминият компанияләренә мөмкин булган бу үзгәрешләр ошамый.

Законга кагылышлы идея түбәндәгедән гыйбарәт: иминият очрагы килеп чыгу белән үк автомобильне ремонтлау өчен 35 тәүлек вакыт бүлеп бирелергә тиеш. Бу очракта иминиятләштергән кешенең сайлау хокукы да булырга мөмкин - я ул акчасын ала, я ул машинасын компания хисабына ремонтка кертә. Икенче очрак сайланып та, ул эшләнгән эш сыйфаты белән канәгать булмаса, ул компаниядән машина ремонтта торган һәр көн саен 600 сум исәбеннән пени таләп итә алачак.

http://almet-rt.ru/


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев