Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ОСТАЛАРДАН КИМ ТҮГЕЛ

Бәрәзә мәчете үзенең матурлыгы, иркенлеге, яктылыгы белән таң калдыра. Газетаны һәрдаим укучылар бу хакта хәбәрдар.

"Шул мәчетне ремонтлыйлар икән", диюләрен ишеткәч, башта гаҗәпләндем. Соң, болай да яңа бит! Ремонт дигәннәре, мәчетне тышлап чыгу белән бәйле икән. Ә барып күргәч, гаҗәпләнүем соклануга әйләнде.
Блок-хаус, ягъни, тигез бүрәнәләр сыман итеп тышланган мәчет, ерактан ук балкып каршы алды. Эшчеләре дә танышлар: эшне төгәлләп киләләр иде. Читтән осталар чакыртып тормаганнар. Әлегә эшсез ятучы машина шоферларыннан ремонтчылар бригадасы туплаганнар. Менә бу бер дигән үрнәк! Үз эшчеләрең турында кайгырту мисалы. Ике куян койрыгын тотып булмый диләр тагы. Тырышсаң була икән. Бик матур итеп тышлаганнар, осталардан ким түгел. Озакка да сузмаганнар. Ә эш күләме аз түгел, әйткәнемчә, мәчет зур.
Изге эшкә гараж мөдире, алдынгы комбайнчы Инсаф Нигъмәтуллин, "ГАЗ-53"тә эшләүче Хәмит Шәрәфетдинов һәм Илфат Сибагатуллин, "КамАЗ" руле боручы Айдар Галләмовны җәлеп иткәннәр.
- Бүген унынчы көн эшлибез. Дөресрәге, тәмамлап ятабыз. Менә, соңгы штрихларны сызып ятабыз. Килеп караучылар эшебезне ошаттылар, - ди Инсаф.
- Мәчетнең фронтоннарын, кәрнизләрен эшләү генә кыенрак булды, - диләр.
- Авылыбыз мулласы - Тәлгать абый Мөхәммәтшин гел килеп, карап йөрде, - дип тә өстәделәр.
Бер уңайдан тагын бер саваплыэш башкарганнар.
- Мәчетнең ачкычы бездә. Инструментлар шунда саклана. Эчкә кереп, мәчет манарасының швиллер гайкаларын да борып тарттырдык, - диделәр.
Изге эшкә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Әлбәттә, "Ленин" территориясендә бер эш тә хуҗалык ярдәменнән башка башкарылмый.
- Эшмәкәр Рәшит Гайнетдинов та ярдәм итте. Авыл халкы да булышты. Менә шулай итеп, бергә-бергә башкардык, - ди Бәрәскә авыл җирлеге җитәкчесе Сәед Әхмәдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чишмә