Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Остаз һәм шәкерт - "Әтнә таңы"

Күлле Киме укытучысы Сания Батршинаны Чишмәле Сап мәктәбендә очратырбыз дип һич уйлаган булмады. Очраштыра икән ул тормыш... Чишмәле Сап мәктәбенең яшь укытучы белән тулылануы хакында хәбәрдар идек инде. Алия Сафина яңа укыта башласа да, коллективта да, балалар да бик тиз үз иткәннәр үзен. Сораштыра торгач ачыкланды, Сания Батршинаның шәкерте икән...

Күлле Киме укытучысы Сания Батршинаны Чишмәле Сап мәктәбендә очратырбыз дип һич уйлаган булмады. Очраштыра икән ул тормыш...

Чишмәле Сап мәктәбенең яшь укытучы белән тулылануы хакында хәбәрдар идек инде. Алия Сафина яңа укыта башласа да, коллективта да, балалар да бик тиз үз иткәннәр үзен. Сораштыра торгач ачыкланды, Сания Батршинаның шәкерте икән ул.

- "Остазлык" исемле грант оттым, шул нигездә шәкертләрем белән гел элемтәдә мин, - ди остаз.

Үзара күрешеп тә, Татарстан Республикасы укытучыларының һөнәри үсеше порталы аркылы да элемтәдә торалар.

- Алия "Булам", дип тора. Афәрин аңа, - дип тә өсти.

Аларның икесен бергә яшь педагоглар белән эшләү программасын өйрәнгән вакытта фотога төшереп алдык.

- Хәзерге яшьләр эшкә җиңелчә карыйлар, уку йортларында тирәнтен әзерләмиләр, диләр. Мин, киресенчә, уку йортлары бик өметле яшьләр чыгаралар, дип куандым, - ди.

Республикада 102 остаз бар, аларның 3се - Әтнәдә яши. Күлле Киме укытучысыннан тыш, Күәмнән Нурания Хәкимҗанова һәм Олы Әтнә мәктәбеннән Гөлнур Әзәлевна да остазлар. Бу саннар үзләре үк бик күпне сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев