Әтнә таңы

Остазыма мең- мең рәхмәтле...

Вакыт дигәнен бик тиз уза шул. Кайчан гына мәктәп укучысы булып, парта артында утырган ак алъяпкычлы кыз, бүген инде мәктәп формасы кигән, ак бантиклы үз кызларын күреп соклана, үз укучыларының укудагы уңышлары өчен куана. Олы тормыш юлына хәзерләүче мәктәпнең тарих битләре языла да языла. Шул ук мәктәп югыйсә, шул ук...

Реклама

Вакыт дигәнен бик тиз уза шул. Кайчан гына мәктәп укучысы булып, парта артында утырган ак алъяпкычлы кыз, бүген инде мәктәп формасы кигән, ак бантиклы үз кызларын күреп соклана, үз укучыларының укудагы уңышлары өчен куана. Олы тормыш юлына хәзерләүче мәктәпнең тарих битләре языла да языла. Шул ук мәктәп югыйсә, шул ук диварлар, укучылары гына ел да алмаша бара. Кыңгыраулар чыңлап дәрескә чакыра, хәерле юл теләп олы тормыш юлына озатып кала. Мәктәп укытучысының күңелен мәңге яшь итеп калдыручы ике бәйрәм бар.Берсе беренче сентябрь булса, икенчесе соңгы кыңгырау тантанасы. Һәр икесе үзенчәлекле һәм кабатланмас. Бу бәйрәмнәр укытучыны гомере буе озата бара. Минем күңелдә матур хатирә булып сакланган беренче сентябрь бәйрәме, беренче тапкыр укытучы буларак, Бәрәзә мәктәбендә үтте. 1995нче елда мин Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлап, Әтнә районы Бәрәзә төп мәктәбенә эшкә билгеләндем. Химия һәм биология укытучысы һәм укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак... Укытучы хезмәтен белмәгән килеш миңа җитәкче дә булу бурычы куелды.Тынгысыз җанлы Сания апай лаеклы ялга китү сәбәпле дәресләре дә, штаты да сиңа инде дип, аңлатты мәктәп директоры Зәлфирә апа. Август ахырында ук мәктәпкә барып коллектив белән таныштым. Шат күңелле яшь коллективны бик тиз үз иттем. Мәктәбе генә бигрәк иске инде, агач тәбәнәк кенә бина, идән ярыкларына туфли үкчәләре төшеп китә дип уйлаганнарым истә. Директор Хәйруллина Зәлфирә апа мине эшнең һәм укытуның асылына төшендерә башлады. Эш өстәлемдә баса торган машинка тора, мин эшлисе кәгазьләр дә аз түгел,өлгер генә. Миңа ияләшү алай кыен булмаса да, директорга минем белән бөтенләй тәҗрибәсез кеше белән эшләү алай бик ансат кына булмагандыр дип уйлыйм хәзер. Ә минем өчен иң рәхәт урын ул ашханә иде. Бу кечкенә бүлмәдә тәмле ризык исе, күңелне тынычландыра торган гамьсез әңгәмәләр һәм тәмләп чәй эчүләр, җанлы аралашу хәтердә. Зәкия апай пешергән көннәрдә,кычыткан ашлары, шулпалы бәрәнге ашыйбыз. Нәрсә пешерим дип кенә тора. Мәктәптә иң эшлекле урын укытучылар бүлмәсе (учительский). Монда һәркемнең үз өстәле, үз урыны, үз эше. Бу бүлмә аркылы үз бүлмәсенә директор узып йөри. Укытучыларның ничек эшләгәннәрен күзәтеп узып китә. Дәресләргә йөрергә дә өлгерә, мең төрле мәшәкатьләрдән дә зарланмый иде ул. Көзен укучылар да , укытучылар да бәрәңге алуда һәм минем дә басуда үз казыгым бар. Копалка артыннан өлгереп чүпләргә Зәлфирә апаның улы Рамил булыша.Ул минем ызандаш күршем. Көз коры һәм җылы булды, эшләр шөкер артык сузылмады. Мәктәпнең иң матур урыны мәктәп бакчасы: андагы чәчәкләр көз азагына кадәр гөлбакчаны хәтерләтеп торды. Бервакыт карыйм бакчада берәү эшли, кигән киеме буенча да таный алмыйм, кулындагы пычкы белән карлыганнарның карт ботакларын кисә, чистарта, кырыйга тау кадәр итеп өеп бара. Кем булыр бу дим, бер сәгать эшләде, икенче сәгать китте, танымыйм гына бит. Шуннан эшен бетереп бу кеше мәктәпкә керде,карыйм: бу бит Зәлфирә апа! Үз өендәге эшне эшләгән кебек ул һәрвакыт буш вакытларын бакчада үткәрә иде. Агач сортлары, үстерү үзенчәлекләре,чәчәкләр турында ул миңа сәгатьләр буе сөйли, практик киңәшләрен бирә иде. Үзе математика укытучы булса да миңа бакчачылык эшен бик яхшылап өйрәтте. Без Зәлфирә апа белән шушы бакчада чын чынлап дуслаштык. Мәктәптән өйгә бергә кайтабыз, басма аша чыгабыз; ун минутлык юлдыр инде, ә без аны сөйләшеп ярты сәгать кайтабыз. Әле кайткач капка төбендә дә сөйләшеп сүз бетми. ( Мин квартирда аларның туганнарында яшәдем). Сүз анда да бетмәсә ул минем белән өйгә керә, һәм без бергәләп чәй эчеп эш көненә йомгак ясауны дәвам итәбез. Бәрәзә мәктәбендә бәйрәмнәр дә бик күңелле үтә иде, коллектив дус һәм тату. Бәйрәмнәрдән балалар бакчасы коллективы да читтә калмый,түгәрәк өстәлдә туган көннәр үтә. Без өч яшь укытучы Фәния, Эльмира һәм мин юктан та кызык табабыз. Бервакыт яшь кеше бер егет укытучыны кызык итәбез дип курткасын баулар белән бәйләп бетердек, киерлек итмәдек инде. Ә ул куртка бөтенләй башка кешене булып чыгып , шулай итеп үзебез кызык булган идек. Аҗаган уенын уйнаганда укучылар да укытучылар да командаларга бүленде. Тирләп пешеп авыл буйлап флаг эзләдек, кызганычка каршы аны икенче команда тапты һәм без җиңелүгә дучар булдык, елап беттек. Сайлауларда агитатор булып катнашулар, артистларга коймак пешерүләр барысысы да матур истәлек хәзер. Язын укучылар колхозга булыша, эштә. Ә без, башлангыч сыйныф укытучылары,техничка апалар һәм мин яшелчә бакчасында. Казыйбыз, көрәклибез, түтәл ясыйбыз, чәчәбез, утыртабыз,су сибәбез. Башлангыч сыйныф укучылары карлыган араларын эшкәртә. Обедтан соң көн сүрелгәч башлангыч сыйныф укытучысы Эльмира белән миңа кишер чәчәргә диелде. Директор Зәлфирә апа кисәтте: менә шуның кадәр орлык, җиткерегез башка орлык юк диде. Без берәмтекләп диярлек кишер чәчтек, кояш баеганда эш бетте, орлык та җитте. И күңел булды инде, ышанычны акладык бит. Соңгы кыңгырау бәйрәменә районнан вәкил буларак Наил абый Закиров килде. Бакчада йөрибез, минем теплицадагы матур итеп үскән помидор рассадаларын күрсәтәсе килә инде. Теплица ишеген ачкан идем, ни күрим помидорларны салкын алган, көчле кырау булган инде димәк. И гаепле тоям үземне, бер Зәлфирә апайга карыйм, бер Наил абыйга. Алар елмая, салкын алган шул, алай да була ул дип, аңлаттылар. Помидорларны яңадан утырттык. Зәлфирә апайның эш дәверендә мондый мәшәкатьле яки борчулы вакытлары аз булмагандыр, ул аларны безгә сиздермәде. Ә мине барлык авырлыклардан калкан кебек саклап, яклап торды.Эшкә өйрәтүче, чын күңеле белән мәктәп дип янып йөрүче, эчкерсез һәм киң күңелле, "Ләйсәнем-сәйләнем" дип әниләрчә яратып эндәшүче кеше остазым Хәйруллина Зәлфирә апага мин бүген дә бик рәхмәтле. Һәр сүзе мәгънәле, һәр фикере ачык , күз карашы да тәрбия көченә ия булган бу җитәкче белән бер генә ел эшләсәм дә, аның белән, Бәрәзә мәктәбе коллективы белән мин бүген дә элемтәдә.Исемнәрен аерым язмыйм, аларның һәркайсы белән аралашу тансык миңа.Бүгенге көндә остазым лаеклы ялда, оныклар тәрбияли. Улы Рамил, кызы Рамилә, килене Ләйсәния укытучылар, димәк Зәлфирә апа бүген дә мәктәп тормышы вакыйгалары, андагы яңалыклар белән хәбәрдар булып яши . Зәлфирә апа җитәкчелегендә эшләгән бик күпләрне беләм, һәркемнең күңелендә ул ихтирамга лаеклы остаз, белемле педагог, тормышка гашыйк шәхес. Күпләр өчен үрнәк булган, аларның күңелен яулаган, йөрәге белән яшь калган остазымның хәлләрен белергә сайтка керәм. Гел балкып, елмаеп торыгыз, гел сәхнәләрдә җырлап, яшьләргә үрнәк булып яшәгез хөрмәтле остазым Зәлфирә апа!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: