Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Откан грантның файдасы - Сәрдә яңа гаражлы

Авыл җирлегенең эш нәтиҗәләре буенча Сәрдә авыл җирлеге 1 миллион сумлык грант откан иде. Һәм менә шул бүләкнең файдасын күрәләр, анысы да үз тырышлыклары. - Безнең янгын сүндерү машинабыз бик иске иде, бик борчылып йөри идем аңа. Менә шул машинаны тәзекләндердек, урамда тора иде. Яңа гараж төзеп куйдык. Машина ремонтына...

Авыл җирлегенең эш нәтиҗәләре буенча Сәрдә авыл җирлеге 1 миллион сумлык грант откан иде. Һәм менә шул бүләкнең файдасын күрәләр, анысы да үз тырышлыклары.

- Безнең янгын сүндерү машинабыз бик иске иде, бик борчылып йөри идем аңа. Менә шул машинаны тәзекләндердек, урамда тора иде. Яңа гараж төзеп куйдык. Машина ремонтына - 300 мең, гаражына 700 мең сум китте. Аллага шөкер, бу яктан күңел тынычланды. Хәвеф - хәтәр килә күрмәсен, янгыннарны булдырмас өчен саклык чараларын күреп торабыз, әлегә, Аллага шөкер...- ди авыл җирлеге башлыгы Рәшит Хөснетдинов.

- Юлларыбыз чиста, "Шахтер" хуҗалыгының тракторлары йөреп, юлны ачып торалар. Кибетләр эшли, мәктәптә башлангычлар укый, шөкер мәчетебез дә бар...- дип сөенә сәрдәлеләр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев