Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ояласы юк, дәвалап була икән

Бик четерекле мәсьәләне кузгатырга булдым әле. Кагыйдә буларак, бу хакта җәелеп сөйләшмиләр, ә табибка бик сирәк кыюлар гына мөрәҗәгать итә. Сидек тота алмау" ("недержание мочи") дип атала бу чир. Бу нәрсә кешене үз-үзенә бикләнергә, кеше арасына чыгудан тыелырга мәҗбүр итә. Аңардан котылу юлы бар, әлбәттә. Оялуыңны җиңеп, табибка барырга, хәлеңне...

Бик четерекле мәсьәләне кузгатырга булдым әле. Кагыйдә буларак, бу хакта җәелеп сөйләшмиләр, ә табибка бик сирәк кыюлар гына мөрәҗәгать итә.

Сидек тота алмау" ("недержание мочи") дип атала бу чир. Бу нәрсә кешене үз-үзенә бикләнергә, кеше арасына чыгудан тыелырга мәҗбүр итә. Аңардан котылу юлы бар, әлбәттә. Оялуыңны җиңеп, табибка барырга, хәлеңне аңлатырга гына кирәк.


Казанның 18 нче шәһәр хас­таханәсендә эшләүче югары категорияле табиб-хирург, уролог Роман Шә­ри­пов шушы проблеманы хәл итү белән 15 еллап шөгыль­ләнә инде. Аның киңәш­ләре бик күп­ләргә файдалы булыр.


- Роман Аделевич, "сидек тота алмау" дигән төшенчә нәрсәне аңлата?


- Сидекнең кеше ихтыярына буйсынмыйча, үзеннән-үзе бүле­неп чыгуын шулай дип атыйлар. 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кыз­ларның һәр өченчесе моның ни икәнен белә. Бу халәт, бердән, гигиена ягыннан җайсызлык тудырса, икенчедән, үзеннән начар ис килеп тору хатын-кызга әхлакый зыян китерә. Тагын шунысы да бар: гаиләле хатын-кыз ире белән җенси якынлыктан кача башлый.


- Бу авыру ни сәбәпле барлыкка килә?


- Сидек тота алмауның сәбәбе - сидек агып чыгу каналын (уретраны) нормада тотарга тиешле тукымаларның көчсезләнүе. Мондый хәл бала тудырганда травма алу, гинекология буенча зур операция кичерү, авыр физик хезмәт, өлкән яшьтә мускулларның сыгылмалылыгы югалу аркасында килеп чыгарга мөмкин.


- Табибка мөрәҗәгать итәр­гә вакыт җиткәнен нинди бил­геләр белгертә?


- Сидек тота алмауның төп өч төре бар. Йөткергәндә, төчкер­гәндә, көлгәндә, авыр әйбер күтәргәндә, җенси акт вакытында, йөгереп киткәндә, хәтта атлап барганда да бүленеп чыга икән, димәк бу - "стресска бәйле сидек тормау" яки "көчәнгәндә сидек тормау" ("стрессовое недержание") дип аталучы беренче төре. Икенче төре сидек куыгының кирәгеннән артык активлыгы аркасында килеп чыга. Бу очракта бәдрәфкә бару теләге кинәт барлыкка килә, бик еш һәм түзеп тора алмаслык көчле була, еш кына кеше бәдрәфкә барып өлгерә алмый. Сидек тормауның катнаш төре дә очрый, ул вакытта югарыда әйтеп үтелгән билгеләр барысы бергә күзәтелә.


- Алардан котылу, гадәти тормышка кире кайту мөмкин­ме соң? Дәвалануның нинди ысуллары бар?


- Күп хатын-кызлар сидек тормауны олыгаюның бер күрсәткече дип уйлап ялгыша. Табибка барырга оялып, газаплана-газап­лана түзеп яши бирәләр. Тик шуны аңласыннар иде: дәваланмасаң, чир тагын да катлаулана. Аннан котылу юлы бар, дәвалау ысулы 20 ел элек үк уйлап табылган һәм хәзер дә уңышлы кулланыла. "Слинглы" дип йөртелүче операция ясау стресс­ка бәйле сидек тормаудан җәфаланучы хатын-кызларны дә­валауның дөнькүләм кабул ител­гән стандарты булып тора.


- Операция нидән гыйбарәт? Тәфсилләбрәк аңлатсагыз иде.


- "Слинг" - челтәрсыман махсус синтетик тукымадан эшләнгән эл­мәк ул. Шул элмәк, сидек каналы астыннан үткәрелеп, аны өскә таба күтәрә һәм сидек үзеннән-үзе агып чыкмый. Мондый операция, гадәт­тә, 30 минут эчендә башкарыла, нә­тиҗәлелеге 90 проценттан артык. Пациентлар зур җәрә­хәт алмый, күренеп торган җөйләр дә калмый.


- Элмәк кую операциясен бу уңайсыз чирдән интегүче һәр­кем ясата аламы?


- Бала табарга ниятләүчеләргә һәм сидек бүлеп чыгару-җенес әгъзалары системасында ялкынсынулар булган хатыннарга мондый операцияне ясарга ярамый.


- Элмәк куйдырырга җыен­ган хатын-кызның гинекологик проблемасы да булса...


- Гадәттә андый операцияләр­не без хатын-кызлар табибы белән бергәләп...

Укып бетерә аласыз: http://vatantat.ru/index.php?pg=383

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев