Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өйдән чыкканда үзегез белән паспорт алырга онытмагыз

РФ Хөкүмәте югары әзерлек яки гадәттән тыш хәл режимы кертелгәндә гражданнар һәм оешмалар тарафыннан үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләрне раслады.

Татарстан Республикасында коронавирус буенча оператив штаб республикада яшәүчеләргә үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган чорда өйдән чыкканда үзең белән паспорт алырга кирәклеген искәртә. РФ Хөкүмәте карарында шул хакта сүз бара.

Карарда югары әзерлек яки гадәттән тыш хәл режимы кертелгәндә гражданнар һәм оешмалар тарафыннан үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләр санап үтелгән.

«Гражданинның шәхесен раслый торган документны үзең белән йөртергә һәм вәкаләтле вазифаи затлар таләп иткән вакытта күрсәтергә», - диелә документта.

Гражданнар шулай ук җәмәгать тәртибен, РФ законнары таләпләрен, вәкаләтле вазифаи затлардан күрсәтмәләр алганда (шул исәптән, гаммәви мәгълүмат чаралары аша да) гадәттән тыш хәлләрне бетерү җитәкчесенең законлы таләпләрен үтәргә, гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы янаган территориядән эвакуацияләнергә һәм (яки) күмәк, шәхси саклану чараларын кулланырга бурычлы.

https://tatar-inform.tatar/news/society/04-04-2020/tatarstanlylarga-yd-n-chykkanda-ze-bel-n-pasport-alyrga-kir-klegen-isk-rttel-r-5733919

Г.Мөхәмәдҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев