Озын гомер – бәхетме?
Иске Мәңгәр авылында яшәүче Рәхимә әби Вәлиәхмәтовага да 90 яшь тулды. Кызганыч, әби үзе генә моны аңларлык хәлдә түгел. 1923 елда шушы авылда дөньяга килгән ул. Авыр хәллеләрдән саналган гаиләдә кечкенәдән кул арасына кереп, нәни җилкәләренә тормыш йөген салып тартырга туры килә аңа. Шуңадырмы, көчле, ирләр өчен дә авыр булган...
Иске Мәңгәр авылында яшәүче Рәхимә әби Вәлиәхмәтовага да 90 яшь тулды. Кызганыч, әби үзе генә моны аңларлык хәлдә түгел.
1923 елда шушы авылда дөньяга килгән ул. Авыр хәллеләрдән саналган гаиләдә кечкенәдән кул арасына кереп, нәни җилкәләренә тормыш йөген салып тартырга туры килә аңа. Шуңадырмы, көчле, ирләр өчен дә авыр булган хезмәтне башкара. Сугыш елларында заготконторның дуңгыз көтүен куып, җәяүләп Казанга хәтле йөри. Бар тормышын күмәк хуҗалыкка хезмәт итүгә багышлаган, кияүдә булмаган кыз-әби ул. Тормышка чыкмагач, балалары да юк. Авыл читендә, кечкенә генә йортта гомер кичерә. Гомер кичерүнең ниндие юк шул. Җан асрый дисәм, дөресрәк булыр. Көннәрен дә, төннәрен дә бер ялгызы. Шуңамы, үзе генә күрә торган иптәшләре аның сердәшләренә әйләнгән. Шулар белән аралаша, ачулана, көлә. Күзләре күрә, тик үзе бер нәрсә дә ишетми ул. Ерак туганы Мөнир Вәлиәхмәтов һәм аның тормыш иптәше Фирдания апа көнгә өч тапкыр килеп, әбекәйне ашатып китәләр, өйләрен җыештыралар, хәлләреннән килгәнчә карыйлар.
- Әбинең тамагы сөбханналла, бер тапкырына аш пешереп ашатмый булмый. Тавык рулеты, ысланган балыкны бик ярата. Әйберләрен күчереп "уйный". Аптырагач, сандык ишеген йозакка бикләп куйдым, - дип сөйли Фирдания апа.
Рәхимә әбине котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрданов, социаль үзәк җитәкчесе Әминә Галиева, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, Олы Мәңгәр җирле үзидарәсе җитәкчесе Вазыйх Хисмәтуллин, шушы җирлекнең ветераннар советы рәисе Илсур Шакиров килгән иде. Бүләк ителгән чәчәкләрне үзенчә елмаеп кабул итте әбекәй. Күчтәнәч пакеттагы матур-матур капларны да берәм-берәм алып карады. Сөенече йөзенә чыккан иде.
- Рәхимә әби миңа беркем дә түгел, Ходай ризалыгы өчен карыйм. Бернәрсә аңламаса да, вакыт-вакыт ниндидер серле көчкә ия ул. Күрше кызына да, авырлы вакытында малаең була, дип, алдан күрәзәлек иткән булган - дөрескә чыкты. Үзебездә дә сынаган бар. Минем үземә дә 63 яшь инде. Күтәреп асларын җыештырулары бик авыр. Мунча кертергә үзебезгә алып менәбез - аның өчен аерым ягабыз. Су беткәнче утыра инде ул. Һай, шул әйләндереп җилкәләрен юуулары, - дип көрсенә Фирдания апа.
Ашаганда да: "Монысы энемә, монысы апай сиңа", дип ризыгын бүлешеп утыра икән. Монысы инде авыр ачлык елларының кайтавазыдыр.
Үзе ул бары караучысын гына исемләп белә. Фирдания апаның күзләрендә яшь күргәч, аның да йөзләре үзгәреп китте. Шуннан да якын кешесе юк шул аның.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 20:15Йомырка кабыгының файдасын беләсезме? Уңган хуҗабикәләрнең бернәрсәсе дә әрәм ителми.7400
-
24 гыйнвар 2021 - 19:10Сөю капкасы Кергән идек бу дөньяның Сөю дигән капкаларын ачып. Р.Аймәт.7600
-
24 гыйнвар 2021 - 18:202021 елда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләү күләме артты Фаразлаулар буенча, Татарстанга өч млрд сум тирәсе акча кирәк булачак.7500
-
24 гыйнвар 2021 - 17:20Белгечләр, Covid-19 авыруын кичергәч, көзгә кадәр вакцина ясатмаска була дип саный Коронавирус кичергәннән соң барлыкка килгән антитәнчекләр бетү борчылуга сәбәп булырга тиеш түгел.6800
-
24 гыйнвар 2021 - 16:20Сезне кисәтергә булдык Иртәгә Әтнә районында "Тоннель" операциясе узачак.13200
-
24 гыйнвар 2021 - 15:10Яктырткычың бармы, җәяүле? Соңгы вакытта ЮХИДИның нәкъ шушы проблемага басым ясавын аңларга да була.7600
-
24 гыйнвар 2021 - 13:30Татарстанда ана капиталы алу өчен гаризадан башка гына 21 мең сертификат бирелгән Республикада ана капиталы алу өчен 300 меңенче сертификат проактив режимда рәсмиләштерелгән.9000
-
24 гыйнвар 2021 - 12:00Иң яхшылары билгеләнде Олы Әтнә урта мәктәбендә Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең район этабы үтте.17600
-
24 гыйнвар 2021 - 10:35Киләсе елдан җанварларны төрле тамашаларда куллану өчен лицензия кирәк булачак Җанварларны тамашаларда куллану мәсьәләләре буенча халыктан 35 мөрәҗәгать килеп ирешкән.6600
-
24 гыйнвар 2021 - 09:25Мәктәптә укыту өчен кәрәзле телефон куллану тыелды Укучыларга белем бирү оешмаларына смартфон алып килергә рөхсәт ителә.10600
-
23 гыйнвар 2021 - 20:152021 елда беренче балага айлык түләү күләме артты Гаиләгә түләү күләме яшәү минимумына кадәр арттырылган.15700
-
23 гыйнвар 2021 - 19:05Май ашагыз! Кышын кешеләрнең күпчелеге бит һәм кул тиресенең коры булуыннан зарлана.10100
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.26200
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32700
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика