Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Озын гомер – бәхетме?

Иске Мәңгәр авылында яшәүче Рәхимә әби Вәлиәхмәтовага да 90 яшь тулды. Кызганыч, әби үзе генә моны аңларлык хәлдә түгел. 1923 елда шушы авылда дөньяга килгән ул. Авыр хәллеләрдән саналган гаиләдә кечкенәдән кул арасына кереп, нәни җилкәләренә тормыш йөген салып тартырга туры килә аңа. Шуңадырмы, көчле, ирләр өчен дә авыр булган...

Иске Мәңгәр авылында яшәүче Рәхимә әби Вәлиәхмәтовага да 90 яшь тулды. Кызганыч, әби үзе генә моны аңларлык хәлдә түгел.

1923 елда шушы авылда дөньяга килгән ул. Авыр хәллеләрдән саналган гаиләдә кечкенәдән кул арасына кереп, нәни җилкәләренә тормыш йөген салып тартырга туры килә аңа. Шуңадырмы, көчле, ирләр өчен дә авыр булган хезмәтне башкара ул. Сугыш елларында заготконторның дуңгыз көтүен куып, җәяүләп Казанга хәтле йөри. Бар тормышын күмәк хуҗалыкка хезмәт итүгә багышлаган, кияүдә булмаган кыз-әби ул. Тормышка чыкмагач , балалары да юк. Авыл читендә, кечкенә генә йортта гомер кичерә. Гомер кичерүнең ниндие юк шул. Җан асрый дисәм, дөресрәк булыр. Көннәрен дә, төннәрен дә бер ялгызы. Шуңамы, үзе генә күрә торган иптәшләре аның сердәшләренә әйләнгән. Шулар белән аралаша, ачулана, көлә. Күзләре күрә, тик үзе бер нәрсә дә ишетми ул. Ерак туганы Мөнир Вәлиәхмәтов һәм аның тормыш иптәше Фирдания апа көнгә өч тапкыр килеп, әбекәйне ашатып китәләр, өйләрен җыештыралар, хәлләреннән килгәнчә карыйлар.

  • Әбинең тамагы сөбханналла, бер тапкырына аш пешереп ашатмый булмый. Тавык рулеты, ысланган балыкны бик ярата. Әйберләрен күчереп "уйный". Аптырагач, сандык ишеген йозакка бикләп куйдым, - дип сөйли Фирдания апа.

Рәхимә әбине котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрданов, социаль үзәк җитәкчесе Әминә Галиева, район ветераннар советы җитәкчесе Мингазиз Зиннәтов, Олы Мәңгәр җирле үзидарәсе җитәкчесе Вазыйх Хисмәтуллин, шушы җирлекнең ветераннар советы рәисе Илсур Шакиров килгән иде. Бүләк ителгән чәчәкләрне үзенчә елмаеп кабул итте әбекәй. Күчтәнәч пакеттагы матур-матур капларны да берәм-берәм алып карады. Сөенече йөзенә чыккан иде.

  • Рәхимә әби миңа беркем дә түгел, Ходай ризалыгы өчен карыйм. Бернәрсә аңламаса да, вакыт- вакыт ниндидер серле көчкә ия ул. Күрше кызына да, авырлы вакытында малаең була, дип алдан күрәзәлек иткән булган - дөрескә чыкты. Үзебездә дә сынаган бар. Минем үземә дә 63 яшь инде. Күтәреп асларын җыештырулары бик авыр. Мунча кертергә үзебезгә алып менәбез - аның өчен аерым ягабыз. Су беткәнче утыра инде ул. Һай, шул әйләндереп җилкәләрен юуулары , - дип көрсенә Фирдания апа.

Ашаганда да," монысы энемә, монысы апай сиңа" , дип ризыгын бүлешеп утыра икән. Монысы инде авыр ачлык елларының кайтавазыдыр. Үзе ул бары караучысын гына исемләп белә. Фирдания апаның күзләрендә яшь күргәч, аның да йөзләре үзгәреп китте. Шуннан да якын кешесе юк шул аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев