Әтнә таңы

Мин бәхетле, чөнки пар канатлы

Мин бәхетле, чөнки пар канатлы, Җылы безнең гаилә учагы. Ул учакны сүндермичә тота, Әниемнең җылы кочагы. Әтиемнең гадел киңәшләре, Гаиләбезне түм-түгәрәк итә, Өйне нурлы, ә безне бәхетле Итү өчен шулар бик җитә.

Ап-ак күлмәкле кечкенә генә кызның сәхнәдә шушы шигырне яңгыратып сөйләп җибәрүе, дөньядагы бар мәшәкатьләрне оныттырып, күңел дәрьясын еракларга балачак иленә- әти -әни янына алып китә. Бергә түгәрәкләнеп чәй эчкән вакытлар, печән җыйган чаклар искә төшә. Бәхетле пар канатлы гаилә тормышын, якыннарыңны югалтканнан соң гына, ничек кадерле булганнын аңлыйсың икән ул. Ә сәхнәдә әнә әти-әнисе белән горурланып кечкенә кызчык шигырен сөйли. Икенче егет әни-әтисенә багышлап җыр башкара. Менә берзаман кулга- кул тотынышып диярлек сәхнәгә парлар чыга. Утны суны бергә кичкән, шатлыкларны бергә уртаклашкан бу парларга сокланмый мөмкин дә түгел. Бер-берсен бер караштан аңлаган, йөрәк җимешләрен пар канатлары белән үстерүче гаиләләр Кызыл Утаравыл клубында көч сынаштылар. "Гаилә -тормыш нигезе" исеме астында үтүче бәйрәм кичәсе әнә шулай башланып китте. Бик күп ситуациләрдән юл табып, төрле сынаулар үтәргә туры килде Шәрипҗановлар, Хайруллиннар, Ибрагимовлар гаиләсенә. Хатын -кызларирләре югында кадакта кактылар, ә томыш иптәшләре алар югында бәрәңге әрчеделәр, ял йортларына телеграмма да суктылар, бергәләшеп сорауларга да җавап бирделәр. Иң ахырдан күмәк җыр башкарып бәйрәмне төгәлләделәрдә. Ике сәгать вакыт әнә шулай сизелмичә дә үтеп китте, ә күңелдә күпме җылы хисләр, онытылмаслык мизгелләр калды.

Реклама

Парлы гаилә тормышын пропагандалау, үрнәк гаиләләрнең тормыш тәҗрибәләрен халыкка җиткерү йөзеннән авыл клубларында "Пар алма" исеме астында үрнәк гаиләләргә багышланган мәдәни чараны Кызыл Утарлылар әнә шулай күңеле итеп үткәрде. Узган атнаның ял көннәрендә шулай ук Чишмәле Сап, Кече Әтнә, Түбән Көек авылларындада гаиләләр белән кызыклы чаралар уздырдылар. Гаиләләргә рухи ярдәм күрсәтү йөзеннән тәкъдим ителгән "Пар алма" мәдәни чарасын һәр авыл үзе теләгән рәвештә үткәрә. Моның ачык мисалы: Чишмәле Сап авылы клубы мөдире гаиләләр белән халыкка "Башваткыч" уенын тәкъдим итү булды. Телевизор экраныннан гына карап утырган башваткыч уенын сәхнәдән карау өчен тамашачыларда күп җыелган иде. Менә алкышлар астында сәхнәгә өч гаилә көч сынашырга чыктылар. Ә сәхнә уртасында алар чишәргә тиешле башваткыч тора. Нинди генә сораулар әзерләмәгәннәр аларга: галимнәр белергә тиешлегеннән алып, көн -күреш вак- төяк мәсьәләләргә дә кагылышлысы бар араларында. Шуның өстенә алып баручы гаилә хәлләрендә сорашып алырга җитешә. Төрле төстә янучы лампочкаларның төймәләренә басып кына өлгер. Җәвит Шакировның башваткычыннан бердә ким булмады Чишмәле Саптагы ярыш. Сорауларга да җавап бирделәр, җырладыларда, биеделәрдә. Бу өч гаиләнең сәхнәдән нур сибеп балкып торулары, чын күңелдән көч сынашуларына, тату- бердәм булуларына сокланмый мөмкин түгел иде.Кызыклы да,файдалы да күңелле дә булды Башваткыч. Ә бу мәдәни чарадан алган тәэсирләр тагында көчлерәк иде. Авыллардагы, районыбыздагы шундый сокланырлык гаиләләрне сәхнәдә күрү горурлык хисләре уятты. Аларга бары алга табада гомер юлларын иңне -иңгә куеп, бер-берсенә терәк бәхетле булып яшәүләрен теләп калам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: