Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Параолимпия чемпионы – Әтнәдә

Яңа Әтнә мәдәният йортында Россиянең атказанган спорт мастеры, биатлон буенча Параолимпия уеннары чемпионы,Татарстан президенты каршындагы җәмгыять палатасы әгъзасы Ирина Полякова белән очрашу булып узды. Әлеге очрашуны район мәдәният бүлеге, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә оештырган. Әлеге очрашу инвалидлар декадасы кысаларында узды. Ирина Полякова Мәскәү шәһәренең Малахов физкультура...

Яңа Әтнә мәдәният йортында Россиянең атказанган спорт мастеры, биатлон буенча Параолимпия уеннары чемпионы,Татарстан президенты каршындагы җәмгыять палатасы әгъзасы Ирина Полякова белән очрашу булып узды.

Әлеге очрашуны район мәдәният бүлеге, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә оештырган. Әлеге очрашу инвалидлар декадасы кысаларында узды.

Ирина Полякова Мәскәү шәһәренең Малахов физкультура институтын тәмамлаган. Спортка бик соңлап кына килсә дә, үҗәтлеге, тырышлыгы белән югары уңышка ирешкән. Шуңа да аның халыкка сөйләр сүзләре бик күп. Юл һаләкәте нәтиҗәсендә аяксыз калган ул. Тик аны инвалид дип атарга телем әйләнми. Кыюлыгы, ихтыяр көче, күңел көрлеге мең таза - сау кешегә җитәрлек. Югалып калмаган,кимсенмәгән - тормышта үз урынын тапкан.

  • Мин гади балалар тәрбияләнә торган интернатта, бердәнбер инвалид бала идем. Башлангыч сыйныфларда бөтенебез дә бертөрле булсак та, үсә-үсә үземне якларга, сакларга өйрәнергә кирәклеге килеп басты. Укып бетердем, һөнәри училищеда тегүче һөнәрен үзләштердем. Кияүгә чыктым, бала таптым. Дәвамын газета битләрендә укый алсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев