Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Парклар һәм скверлар көннәре”

Шул исемдәге фестиваль - Татарстан Республикасындагы яңа иҗтимагый киңлекләрнең глобаль тест-драйвы. Күңел ачу, мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларының инфраструктурасын тикшерүнең иң яхшы ысулы - аларны оештыру. 5 сентябрь көнне иҗтимагый киңлекләрнең ничек эшләвен сез дә күрерсез. Бу көнне Габдулла Ту­кай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасы, «Ашыт» мәдәният һәм спорт үзәгендә,...

Шул исемдәге фестиваль - Татарстан Республикасындагы яңа иҗтимагый киңлекләрнең глобаль тест-драйвы.
Күңел ачу, мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларының инфраструктурасын тикшерүнең иң яхшы ысулы - аларны оештыру. 5 сентябрь көнне иҗтимагый киңлекләрнең ничек эшләвен сез дә күрерсез.
Бу көнне Габдулла Ту­кай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасы, «Ашыт» мәдәният һәм спорт үзәгендә, авыл хуҗалыгы техникумы стадионнарында төрле чаралар уза. Чаралар иртәнге сәгать 11.00дә Олы Әтнә урта мәктәбе стадионында төрле уеннар, бәйгеләр, KIDSFEST - балалар фестивале белән башланып китә. 12.00дә «Ашыт» мәдәният һәм спорт үзәге каршында сәнгать мәктәбе укучыларының концерты, рәсем ясау сәнгатенең ПЛЭНЕР парк-дәресе узачак. Шул ук вакытта ачык һавада шахмат уеннары була, велоузыш старт ала. Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршында төрле күргәзмәләр, ачык һавада музей оештырыла. Әтнә үзәк китапханәсе буккроссинг уздыра. Биредә әдәбият сөючеләргә үзләре яратып укыган китапны калдырып, киштәдән үзенә охшаганын алып китәргә мөмкин булачак. Балалар китапханәсе исә «Балаларга - китап» дигән хәйрия акциясе оештырачак. Теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен балалар китабы яисә башка төрле әйберләр бүләк итәргә мөмкин. Җыелган китаплар һәм бүләкләр Кенәр интернат-мәктәбенә тапшырылачак.
Сәгать 13.00дә авыл хуҗалыгы техникумы стадионында стритбол башланып китә. Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршында 18.00дә «FOODFEST - урамда туклану фестивале» була. Шушында ук концертлар һәм 20.00дә дискотека башлана. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев