Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Парклар маршы” җиңүчеләре

Елның-елында ТРның Урман хуҗалыгы министрлыгы уздырган "Парклар маршы" бәйгесенә районыбыз мәктәпләрендә укучылар яратып катнаша. Язмаларын җибәрәләр, рәсемнәре белән сөендерәләр. Ә иң куанычлысы: "Ашыт" сакланышы инспекторлары Рәшит Әхмәтҗанов белән Гөлнара Абдрахманова районыбызның һәр мәктәбенә килеп, зурлап котлап, укучыларга бүләген биреп китәләр. Киңәшләрен әйтәләр. Быел да шулай булды. 17 гыйнвар көнне "Ашыт"...

Елның-елында ТРның Урман хуҗалыгы министрлыгы уздырган "Парклар маршы" бәйгесенә районыбыз мәктәпләрендә укучылар яратып катнаша. Язмаларын җибәрәләр, рәсемнәре белән сөендерәләр. Ә иң куанычлысы: "Ашыт" сакланышы инспекторлары Рәшит Әхмәтҗанов белән Гөлнара Абдрахманова районыбызның һәр мәктәбенә килеп, зурлап котлап, укучыларга бүләген биреп китәләр. Киңәшләрен әйтәләр.

Быел да шулай булды. 17 гыйнвар көнне "Ашыт" сакланышы белгечләре районыбыз мәктәпләрендә булып, өч укучыга - Күәм урта мәктәбеннән Ландыш Хөснетдиновага - өченче урын алган өчен Диплом һәм бүләк тапшырдылар. Ә Күәм мәктәбеннән Гүзәл Мифтахова белән Күңгәр мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Регина Мостафина бәйгедә актив катнашкан өчен Мактау кәгазе белән кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар. Табигатьне саклауга өлеш керткәннәре һәм яшь буында табигатькә мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен районыбызның мәктәбенең ике укытучысы - Күлле Киме мәктәбеннән - Гүзәл Паутова, Күңгәр мәктәбеннән Хәмдия Галиева ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев