Парковкалар бушлай булачак
Белми калмагыз.
Казанда 9-12 май көннәрендә муниципаль парковкалар түләүсез булачак. Бу хакта шәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков әйтте.
“Урам юллары янәшәсендә урнашкан мунципаль парковкалар 9 майдан 12 майга кадәр бушлай булачак”, — диде Айдар Габделхаков.
Җиңү Көнендә җир өсте җәмәгать транспорты гадәттәгедән озаграк, ә метро гадәттәгечә төн уртасына кадәр эшләячәк.
“9 майда, бәйрәм көнендә шәһәрнең җәмәгать транспорты эш көне графигы буенча, озайтылган режим белән 23:30 сәгатькә кадәр йөриячәк. Метрополитен 24:00 сәгатькә кадәр эшләячәк”. – диде Транспорт комитеты рәисе.
“Үлемсез полк” акциясе, Җиңү Парады һәм аның репетицияләрен уздыру сәбәпле, Казанда кайбер маршрутларның хәрәкәте үзгәрәчәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/06/185765/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев