Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Патяшина: "Үз-үзеңне изоляцияләүне бозу Covid-19 белән авыручылар саны кискен артуга китерәчәк

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе татарстанлыларны элемтәләрне мөмкин кадәр чикләргә һәм өйдә утырырга чакырды.

Татарстанлыларга үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәргә һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән элемтәләрне максималь дәрәҗәдә чикләргә кирәк. Бу хакта "Яңа Гасыр" га биргән әңгәмәсендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

"2-3 атна дәвамында өйдә булу җиңел түгел, ләкин бүгенге көндә барыбызга да үз-үзебезне изоляцияләү режимында мөмкин кадәр озаграк торырга тиешлегебезне аңлау бик мөһим. Кешеләрнең өйләреннән тыныч кына чыгып йөрүе  - ТРда яңа коронавирус инфекциясе үсешенә китерәчәк", - дип билгеләп үтте идарә җитәкчесе.

Патяшина шулай ук татарстанлыларны  кирәксә-кирәкмәсә кибеткә  чыкмаска, кунакка йөрешмәскә һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр белән элемтәләрне чикләргә чакырды.

«Яшь буында бу инфекция симптомсыз диярлек яки җиңел симптомнар белән уза,  менә шушы бер симптомсыз авыру бер кешегә авыру  йоктыра алуын аңларга кирәк.  Анысыуртача алганда, тагын өч кешене зарарлый", - дип билгеләп үтте спикер.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе шулай ук бүгенге көндә Татарстанда кертелгән чикләү чаралары коронавирусны булдырмау өчен бик кирәк, дип ассызыклады.

https://www.tatar-inform.ru/news/health/14-04-2020/patyashina-narushenie-samoizolyatsii-privedet-k-rezkomu-rostu-zabolevshih-covid-19-v-rt-5736114 файдаланылды

Салават Камалетдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев