Пайчылар, белми калмагыз

Россиядә җир законнарына үзгәрешләр кертелде Үзгәрешләр 2018 елның 1 апреленнән һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. (Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Россиядә җир законнарына үзгәрешләр кертелде. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре башлыгы Александр Дружин хәбәр итте. "2017 елның 29 декабрендә, Россия...
Россиядә җир законнарына үзгәрешләр кертелде
Үзгәрешләр 2018 елның 1 апреленнән һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Россиядә җир законнарына үзгәрешләр кертелде. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре башлыгы Александр Дружин хәбәр итте.
"2017 елның 29 декабрендә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан "Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр әйләнеше турында" Федераль законның 1 һәм 14.1 маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында 447-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. 1 маддәгә үзгәрешләр 2019 елның 1 гыйнварыннан, ә 14.1 статьяга 2018 елның 1 апреленнән үз көченә керә", - диде Дружин.
Төзәтмәләр өлешле милектә катнашучылар белән гомуми җыелышлар үткәрү, аларга хәбәр итү, җыелыш беркетмәләрен регламентлау өлешләренә һәм башкаларга кагыла.
Әйтик, өлешле милекчеләр гомуми җыелыш үткәрү турында хәбәрне хәзер муниципаль берәмлекләрнең сайтыннан да укып белә ала. Моңа кадәр әлеге белдерүләр район газетасында гына басыла иде.
Гомуми җыелышта бары тик көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр буенча гына карарлар кабул ителә. Элек җыелышта барлык милекчеләрнең 20 проценты катнашса, ул тулы хокуклы узган санала иде. Хәзер исә мондый төр җыелышта пайчыларның 50 проценты катнашса гына, ул тулы хокуклы була.
Өлешчеләр катнашында узган гомуми җыелышларның беркетмәләре дә муниципаль берәмлек һәм җирле үзидарәләрнең сайтында бастырылырга тиеш.
"Татар-информ" Татарстанда пай җирләре өчен иң зур аренда түләве Кукмара районында, дип хәбәр иткән иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 15:10Яктырткычың бармы, җәяүле? Соңгы вакытта ЮХИДИның нәкъ шушы проблемага басым ясавын аңларга да була.500
-
24 гыйнвар 2021 - 13:30Татарстанда ана капиталы алу өчен гаризадан башка гына 21 мең сертификат бирелгән Республикада ана капиталы алу өчен 300 меңенче сертификат проактив режимда рәсмиләштерелгән.2400
-
24 гыйнвар 2021 - 12:00Иң яхшылары билгеләнде Олы Әтнә урта мәктәбендә Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең район этабы үтте.7700
-
24 гыйнвар 2021 - 10:35Киләсе елдан җанварларны төрле тамашаларда куллану өчен лицензия кирәк булачак Җанварларны тамашаларда куллану мәсьәләләре буенча халыктан 35 мөрәҗәгать килеп ирешкән.4000
-
24 гыйнвар 2021 - 09:25Мәктәптә укыту өчен кәрәзле телефон куллану тыелды Укучыларга белем бирү оешмаларына смартфон алып килергә рөхсәт ителә.6500
-
23 гыйнвар 2021 - 20:152021 елда беренче балага айлык түләү күләме артты Гаиләгә түләү күләме яшәү минимумына кадәр арттырылган.12600
-
23 гыйнвар 2021 - 19:05Май ашагыз! Кышын кешеләрнең күпчелеге бит һәм кул тиресенең коры булуыннан зарлана.9200
-
23 гыйнвар 2021 - 18:05"Своя колея 2021" Показ проекта "Своя колея 2021" состоится 23 января в 18:006600
-
23 гыйнвар 2021 - 15:50Җылыту приборларын кулланганда саклык чаралары Фиргать Мөхәмәтҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дәүләт инспекторы8400
-
23 гыйнвар 2021 - 14:05“Туган тел елы” Районның барлык мәктәпләрендә дә “Туган тел елы”на рәсми рәвештә старт бирелгән.9400
-
23 гыйнвар 2021 - 09:30Тиз арада шалтырат! Әгәр дә уйламаганда коррупция күренешләре белән очрашсагыз, шалтыратыгыз.10700
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.26100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32700
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.110300
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.45000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика