Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү” турында

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2016 елның 22нче гыйнварында Пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү" турындгы Федераль Законга имза салды. Бу язмада шуңа ачыклык кертеп узабыз. Бер тапкыр бирелә торган 5000 сум күләмендәге акчалата түләү Россия территориясендә яшәүче, 2016 елның 31 декабренә кадәр пенсиягә чыгучы барлык пенсионерларга бирелә....

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2016 елның 22нче гыйнварында Пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү" турындгы Федераль Законга имза салды. Бу язмада шуңа ачыклык кертеп узабыз.

Бер тапкыр бирелә торган 5000 сум күләмендәге акчалата түләү Россия территориясендә яшәүче, 2016 елның 31 декабренә кадәр пенсиягә чыгучы барлык пенсионерларга бирелә. 2017 елның гыйнварында пенсиягә чыгучылар бу исемлеккә керми.

Бу эш 2017 елның гыйнвар аенда тормышка ашырыла. Моны үзендә булган документларга нигезләнеп Пенсия фонды башкара, шуңа күрә пенсия алучы гражданнарга бирегә килеп гариза язарга кирәкми. 5000 сум күләмендәге акчалата түләү бүгенге көндә эшләүче һәм эштән туктаган барлык пенсионерлар өчен тигез күләмдә каралган.

Әгәр пенсионер ике пенсия алса (мисал өчен "хәрби" пенсионер берсен - Пенсия фондыннан, икенчесен - хәрби ведомстводан), аңа акчалата түләүне Пенсия фонды башкара.

Бер тапкыр бирелә торган 5000 сум күләмендәге акчалата түләү 2017 ел гыйнварының икенче яртысында тормышка ашырыла. Шуңа игътибар итәргә кирәк, әлеге акча төп пенсия акчасына кушылып килми, ә аерым график буенча, төп пенсия кайдан алынса шуннан киләчәк (почта, электрон карталар һ.б.). Әгәр кеше өендә булмау сәбәпле (больницада, ял йортында, кунакта һ.б.) 2017 елның гыйнварында бер тапкыр бирелә торган 5000 сум акчаны ала алмаса, акчалата түләү икенче айда пенсиягә кушылып биреләчәк.

2016 елда Россия пенсия фонды түләнгән барлык пенсияләр дә 4 процентка индексацияләнде. Индексация эшләүче пенсионерларга кагылмады. Көн саен үзгәреп торучы бәяләр чорында, бюджетта финанс кыенлыгы булуга карамастан, бер тапкыр бирелә торган 5000 сум күләмендәге акчалата түләү пенсионерларга ярдәм булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев