Әтнә таңы

Пенсия. Бармы безнең хокуклар? Ак хезмәт хакы нәрсә ул... - өйрәтәләр мәктәпләрдә

14 ноябрь – Бердәм Пенсион грамоталылык көне.

 Россия Пенсия Фонды 2019 елның 14 ноябрен Бердәм пенсион грамоталылык көне дип игълан итте – бу көнне бөтен ил буенча мәктәп укучылары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләре студентлары өчен пенсия белән тәмин итү нигезләре буенча дәресләр үткәреләчәк.

Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хезмәткәрләре Республиканың барлык район мәктәпләрендә укучыларга пенсия алуга хокуклар, аның ничек формалашуы һәм нәрсәгә бәйле булуы, пенсия турында ни очен яшьтән ук кайгыртырга кирәклеген һәм «ак хезмәт хакы» алуның мөһимлеге хакында сөйләячәк.

Пенсия фондының террриториаль органнарында узачак экскурсияләр барышында укучылар Пенсия фондында эшнең ничек оештырылуы һәм хезмэткәрләрнең нинди функция башкарулары белән танышачаклар.

«Бердәм пенсион грамоталылык көне укучы яшьләр арасында ел ахырына кадәр дәвам итәчәк мәгълумат тарату, анлату кампаниясенә старт бирә», - дип билгеләп утте Пенсия фондының Татарстан Республикасы Булекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

Реклама

Әлеге акция барышында яшьләрнең конституцион хокукларын яклау, аларны социаль проблемаларын хәл иту (яшьләрнең пенсион сәясәткә активлыгын системалаштыру) максатында РФ Пенсия фондының Татарстандагы Булекчәсе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык арасында узара хезмәттәшлек һәм ярдәмләшу турында Килешугә кул куелачак.

Исегезгә төшерәбез: инде берничә ел дәвамында укучы яшьләр өчен «Мәктәп укучыларына пенсия турында» дигән өйрәну интернет-ресурс эшләп килә. Әлеге сайттан укучылар Россиядә Пенсия системасының төзелеше, пенсияне дөрес формалаштыра башлау кебек мавыктыргыч мәгълумат ала алалар.

Пенсия фондының Әтнә клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге.

С.Мингатина фотосы

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: