Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия фонды 14 февральдән кайнар элемтә ача

Россиянең Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды бүлекчәсе 14 февральдә Ана капиталы буенча кайнар элемтә ача.Бу көнне иртәнге сәгать 9дан кичке сәгать 6га кадәр кайнар элемтә телефоны эшли башлаячак. Телефон: 8(843)279-27-27. Пенсия Фонды бүлекчәсе белгечләре, икенче бала тугач, Ана капиталыннан ай саен балага 1,5 яшь тулганчы файдалану буенча сорауларга җавап бирәчәк....

Россиянең Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды бүлекчәсе 14 февральдә Ана капиталы буенча кайнар элемтә ача.Бу көнне иртәнге сәгать 9дан кичке сәгать 6га кадәр кайнар элемтә телефоны эшли башлаячак. Телефон: 8(843)279-27-27. Пенсия Фонды бүлекчәсе белгечләре, икенче бала тугач, Ана капиталыннан ай саен балага 1,5 яшь тулганчы файдалану буенча сорауларга җавап бирәчәк. Ничек итеп гариза язарга, нинди документлар кирәге, кайчан һәм кая мөрәҗәгать итәргә, гаиләнең уртача кереме һәм башка сорауларга жавап алып булачак.

Пенсия фондының кайнар элемтәсе дүшәмбедән алып пәнҗешәмбегә кадәр иртәнге сәгать 9дан кичке сәгать 6га кадәр, җомга көнне сәгать 9дан кичке 16.45 минутка кадәр эшли. Көндезге ял вакыты сәгать 12 дән алып, 12.45 минутка кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев