Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия яше артмас кебек - "Әтнә таңы"

Россия Хөкүмәтенә кризиска каршы план тәкъдим иттеләр. Бу хакта "Ведомости" хәбәр итә. Дөрес, Минэкономразвития сүзләренә караганда, ул әле ахыргача аныкланып бетмәгән. Ул 750 млрд. сумга төшәчәк. Монда өлешчә бюджеттан экономияләнгән акча да кулланыла. Бу вариантта экономиканы сәламәтләндерү буенча оператив гамәлләр блогы да бар. Иң мөһиме - халыкны социаль яклауга кагылышлысы....

Россия Хөкүмәтенә кризиска каршы план тәкъдим иттеләр. Бу хакта "Ведомости" хәбәр итә.

Дөрес, Минэкономразвития сүзләренә караганда, ул әле ахыргача аныкланып бетмәгән.

Ул 750 млрд. сумга төшәчәк. Монда өлешчә бюджеттан экономияләнгән акча да кулланыла. Бу вариантта экономиканы сәламәтләндерү буенча оператив гамәлләр блогы да бар.

Иң мөһиме - халыкны социаль яклауга кагылышлысы. Биредә эшләүче пенсионерларның кеременә бәйле рәвештә пенсияләрен чикләү күз алдында тора. Шулай ук вакытыннан алда пенсиягә чыгу таләпләре дә катгыйланырга тиеш. Шөкер, планда пенсиягә чыгу яшен арттыру тәкъдиме юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев