Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Балкыш" - "Балкуы гына җиңел түгел..."

"Пенсиягә чыккач, эш ике-өч тапкыр арта гына " Килешәсезме сез дә, ә менә өлкәннәр быел да үзләре арасында үзешчән сәнгать осталарын ачыклау, аларның талантларын камилләштерү максатыннан Татарстан Республикасы ветераннары арасында оештырылучы "Балкыш" фестиваленә әзерләнүчеләр хәбәрчебез Илсур абый Шакировның сүзләре белән килешерләр. Быел да башланды "Балкыш"ның район сайлап алу этаплары. Район...

"Пенсиягә чыккач, эш ике-өч тапкыр арта гына "

Килешәсезме сез дә, ә менә өлкәннәр быел да үзләре арасында үзешчән сәнгать осталарын ачыклау, аларның талантларын камилләштерү максатыннан Татарстан Республикасы ветераннары арасында оештырылучы "Балкыш" фестиваленә әзерләнүчеләр хәбәрчебез Илсур абый Шакировның сүзләре белән килешерләр. Быел да башланды "Балкыш"ның район сайлап алу этаплары.

Район ветераннар советы рәисе Миңгазиз абый Зиннәтов әйтүенчә, март аенда шактый булачак өлкәннәр концертлары. "1 мартта Күлле Киме мәдәният йортында Зөһрә, Мәрвәр, Гөлнур, Гөлфия, Мәсхудә, Гүзәлия, Арының Гөлнур чыгышлары белән башланып китте ул. 3мартта Чембулат авылында "Яшибез бит бер генә..."дип исемләнгән өлкәннәр чыгышларын карадык. Концертларны карарга йөргәндә тамашачылар өчен тагын бер бүләк - сюрприз дип әйтик, Рәссамнәр союзында әгъза булып торган җирле художник Илдар Вәлиуллинның картиналарыннан күргәзмә оештырыла. Алда 8 март бәйрәме көнне мәңгәрләрнең чыгышын карарбыз, дип торабыз "- ди Миңгазиз абый.

Мәңгәр дигәч, узган елгы чыгышлары хакында укыгыз әле. Илсур абый Шакиров аны шулкадәр тәмләп яза.

******************

Аллага шөкер, "Балкыш" булмыйдыр инде дип тынычланып йөргәндә, бөтен кәефне бозып, концертның көнен үк күрсәтеп, әзерләнергә куштылар.

Өлкәннәргә тагын ялынасы була инде, аларны ничек итеп сәхнәгә менгерәсе дип, берничә көн эчтән генә район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтовны әрләп узды. Юкка борчылганмын икән. Өлкәннәр берсүзсез риза булдылар. Пенсионер дигән олы исемне алу, ул кул кушырып өйдә генә утыру түгел. Пенсиягә чыккач, эш ике-өч тапкыр арта гына. Кайсы терлек, кайсы бала карый, кайсының өйдә бәрәңгесе алынып бетмәгән, кайсына кунак кайткан... Зарланалар, ләкин репетицияләргә даими йөриләр. Мәңгәрдә халык театры уңышлы гына эшләп килгәнлектән, театр җенен өлкәннәргә дә йоктыру нияте белән концертны театральләштерергә, Г. Камалның "Беренче театр"пьесасыннан өзекләр белән үреп алып барырга булдык. Бии белгән кешегә бию, җырчыга сәхнәгә чыгып җырлау берни түгел, ә менә 60-70не узганнарга, эшләгән вакытта алган кисәтүләрне, әрләүләрне күптән оныткан, сәхнәдә әлифне таяк дип тә белмәгән әби-бабайларга алардан "әртис" ясарга тырышкан режиссерлардан байтак каһәр алырга туры килде. Карт кешенең хәтере тишек чиләк белән бер, роль сүзләрен күпме өйрәнсәң дә башта калмый. Тагын каһәр. Шундый бер мизгелдә пенсиягә яңа гына чыккан, беренче тапкыр сәхнәгә баскан Биби ролен башкаручы Наилә Шакирова ачыргаланып: "Монда уйнауга караганда мин 100 сыер саварга да риза",- дип кычкырды.

Вакыт тиз уза. Тамаша көне дә килеп җитте. Яңгыр, көчле җил булуга карамастан, мәдәният йорты тамашачылар белән тулды. Һәр чыгышны халык яратып кабул итте. Мәүлидә Шәвәлиева, Нурия Мөхәммәтҗанова, Мәгъфия Хафизова, Илсия Вәлиеваның моңлы итеп җырлавын, Рәүфҗан Закировның гармунда матур итеп уйнавын, Мәүлидә Шәвәлиева, Хәлимә Закирова, 75 яшьлек Илдар Хисмәтуллинның дәртле биюләрен тамашачы көчле алкышларга күмде. "Беренче театр"дан өзекләр караганда тамашачы рәхәтләнеп көлде. Илсур Шакиров (Вәли кияү), Равия Мөхәммәтгалиева (Гафифә), Хәтирә Рәхимова (Факиһә), Илдар Хисмәтуллин (Хәмзә бай) уйнавын һәркем яратып карады. Шулай да иң оста уйнаучы Наилә Шакирова (Биби) булгандыр. Баштарак курку хисе булса да, берәү дә сәхнәдә югалып калмады. Хәмзә байның сәхнәдә сакалы кубып төшкәндә дә, артист бу эпизодны көлкеле итеп уздырып җибәрә алды.

Быелгысына да уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев