Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Перехват" тапшыруы алып баручыны хөкем итәләр

Хәтерлисездер, Пенсильвания штатындагы гей-клубтагы атыштан соң, элек "Эфир" телевидение каналында "Перехват" тапшыруы алып барган Рамил Ибраһимов "Вконтакте"да бу үтерешне аклап язып чыкты. «Зәңгәрләр» төнге клубында булган канлы атыштан соң ул үзенең Instagram һәм «ВКонтакте» челтәрендә җинаятьчене хуплап язган иде…

Әлмәттә дә мәктәп укучылары арасында узган беренче зур «Дай 5!» - «Бир бишне!» ай-ти проект-бәйгедә дәресләр биргән Татарстанның инновацияләр яшь лидерлар Союзы президенты Рамил Ибраһимов Орландо клубында булган коточкыч җинаятьтән соң мондый юлларны язар дип кем уйлаган?! «Какой-то правильный афганский пацан застрелил в гей-клубе (нецензурная лексика) 50 (нецензурная лексика). Ещё 53 - находятся в больнице - жаль, что не сдохли. Очень надеемся, что все же подохнут. Союз молодых лидеров инноваций искренне поддерживает эту убедительную акцию!»

Ибраһимов җитәкләгән Союз шундук аның сүзләренә бер катышы да юклыгын белгертергә ашыккан иде.

Социаль челтәрдә шау-шу куптарган әлеге вакыйгадан соң аңа карата РФ җинаятьләр кодексының 205.2 маддәсе нигезендә җинаять эше ачыла. Террористик юнәлештә булган мондый эшләрне хәрби суд карый икән. Шуңа күрә Рамил Ибраһимовны да Самара хәрби суды хөкем итәчәк.

http://almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев