Әтнә таңы

“Пешерүенә түзә алганча түз”

...Соңгы елларда чир өсте чир, хәсрәт өсте хәсрәт басып йөдәткәч, бер танышым икенче шәһәрдә яшәүче багучыны мактап, шуңа барып карарга киңәш иткән иде. Имеш, йөзең белән алдына бастыра да, тормышыңда үзең генә белгән нәрсәләрне сөйләп бирә (үзенең бик белгәнен раслау өчендер инде), аннан артың белән бастырып, сиңа хәсрәтнең нилектән килгәнен,...

...Соңгы елларда чир өсте чир, хәсрәт өсте хәсрәт басып йөдәткәч, бер танышым икенче шәһәрдә яшәүче багучыны мактап, шуңа барып карарга киңәш иткән иде. Имеш, йөзең белән алдына бастыра да, тормышыңда үзең генә белгән нәрсәләрне сөйләп бирә (үзенең бик белгәнен раслау өчендер инде), аннан артың белән бастырып, сиңа хәсрәтнең нилектән килгәнен, саулыгыңның нигә какшавын, яхшы якка ничегрәк үзгәртеп буласын әйтеп, киңәшләр бирә икән. Бармадым, артык күп белүчедән курыктым.

Бервакыт колхоз пилорамасында эшләгәндә бер як бөерем үзәккә үтеп чәнчи, әрни башлады. Нишләргә дә юк, җитмәсә сидек авырлык белән килә. Әни бу халәтемне күрше Гандәлиф апага кереп сөйләгән. Алты бала үстерүче күрше апа ырым-шырымнарны күп белә, әнисе Гөләфкәр әби дә бик белдекле булган. Гандәлиф апа әрекмән яфраклары тотып, кич әнигә ияреп керде дә, күлмәгемне ачтырып, авырткан якны аракы сөртеп шактый гына уды, аннан шул урынга бер-ике кат юеш әрекмән яфрагы япты. Әнигә сарык йоныннан бәйләгән оек эченә казан астындагы кайнар көлне тутырттырган, шуны билемдәге әрекмән яфрагы өстенә куеп бәйләде. "Пешерүенә түзә алганча түз, файдасы тими калмас", - дип, ниндидер догалар укып өшкерде. Әрнү өстенә пешерүгә дә түзеп, тешемне кысып ята торгач, йоклап та киткәнмен. Таң белән торсам, сөбеханалла - авырту-чәнчүләрнең әсәре дә юк. Тышка чыгып, кече йомышымны башкарганда ни күрим, сидек белән вак кына ярмачыклар чыга. Бөердәгеме, сидек куыгындагымы ташлар шулай эреп акты. Әрекмән яфрагы, аның тамырының файдасын тагын тез башы, кул башы сызлаганда күрдем. Иттарткычтан чыгарылган әрекмән тамырына бермә-бер күләмдә гәрчич, бал кушып болгатып, шул сыеклыкны авырткан урынга сылый, ә өстенә әрекмән яфрагы (үги ана, бака яфрагы да япкан булды) ябып бәйләп ята идем. Берничә кат шулай куллангач, авырту басыла, буыннар йомшарып, буын аралары кирәкле матдәләр белән тукланып, үз хәленә кайта иде.

Реклама

Канлы үлән белән төрле әгъзаларымны төрлечә дәвалап килдем. Сыткы, сызлавыкларга сарымсак, бал кушылган канлы үлән катнашмасын салып дәвалый идем. Ашказаным бик нык авырта башлагач та канлы үлән төнәтмәсен бал кушып эчеп дәваладым...

Тулысынча укырга: http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12308&file=61.htm

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: