Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Песошин журналистика өлкәсендә “Бәллүр каләм” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләячәк

Бүген Казанда республика конкурсында җиңүчеләрнең исемнәрен атаячаклар.

Бүген Казанда журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә “Бәллүр каләм – Хрустальное перо” XXII республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашачак. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиңүчеләрнең исемнәрен “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында игълан итәчәкләр. Конкурс номинацияләрендә җиңүчеләр дипломнар, “Бәллүр каләм” статуэткалары һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Гомуми премия фонды 360 мең сум тәшкил итә.

Конкурс “Эшкә тугрылык өчен”, “Елның иң яхшы редакциясе”, “Елның иң яхшы журналисты”, “Объектив аша караш”, “Туган тел” номинацияләр буенча үткәрелде.
2019 елгы махсус проектлар – “FIFA Футбол буенча дөнья чемпионаты – 2018”, “Россия Федерациясендә ирекле ярдәмче (волонтер) елы”, “ Татарстан Республикасында Лев Толстой елы” һәм “Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел”.

Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, аерым авторлар, фотожурналистлар, телеоператорлар, авторлык коллективлары, матбугат хезмәтләре җитәкчеләре, министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр, оешмалар, республика шәһәрләре һәм районнары матбугат секретарьлары һ.б. катнаша алды.

“Конкурсның максаты - журналистларның һөнәри үсешенә ярдәм итү, аудиториянең журналист сүзенә ышанычын ныгыту, республиканың массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү”, – диелгән бәйгене үткәрү турындагы нигезләмәдә.

Конкурсны оештыручылар – “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Журналистлар берлеге.

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/17/186429/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев