Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Петарда кулында шартлаган

Яӊа ел бәйрәмнәре алдыннан кибетләрдә йөргәндә, кечкенә балаларныӊ әти-әниләреннән шыӊшый-шыӊшый, «әнә теге матур шартлый торган әйберне ал, миӊа шул гына кирәк», дип соранганын күбебезнеӊ ишеткәне бар. Әмма ул «матур шартлый торган әйбер»неӊ бала гомерен куркыныч астына куюын онытмасак иде. Бу Яӊа ел алдыннан баланың кулында петарда шартлаган очрак инде теркәлгән....

Яӊа ел бәйрәмнәре алдыннан кибетләрдә йөргәндә, кечкенә балаларныӊ әти-әниләреннән шыӊшый-шыӊшый, «әнә теге матур шартлый торган әйберне ал, миӊа шул гына кирәк», дип соранганын күбебезнеӊ ишеткәне бар.
Әмма ул «матур шартлый торган әйбер»неӊ бала гомерен куркыныч астына куюын онытмасак иде. Бу Яӊа ел алдыннан баланың кулында петарда шартлаган очрак инде теркәлгән.

Әлеге фаҗига Новоуральскида булган. 11 яшьлек малай «Корсар-6» маркалы петардага ут төртә һәм тәрәзәгә атарга җыенган вакытта ул шартлый. Әлбәттә инде, беренче чиратта баланың петарда тоткан уң кулы зыян күрә. Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм машинасы аны хастаханәгә алып китә. Табибларга кул чугын яңадан җыярга туры килә. Яшүсмернең ике бармак сөяге өзелгән була.
...Әлеге хәл барыбызга да уйланырга җирлек тудыра.
Бу хакта www.baltaci.ru сайтында "Хезмәт" газетасы хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев