Русия җыелмасы 2018 елгы кышкы Олимпиадага кертелмәячәк, шул ук вакытта аерым спортчылар нейтраль флаг астында чыгыш ясый алачак. Олимпиадада Русия гимны яңгырамаячак. Русия спорт министрлыгының бер генә хезмәткәренә дә бу уеннарга аккредитация бирелмәячәк.

Халыкара олимпия комитеты ярышларда катнашачак Русия спортчылары исемлеген кат-кат карады, караган саен киметә барды. Кореяга башта 500 русияле спортчы барырга тиеш булса, ахыр чиктә исемлектә 169 кеше генә калды. Алар арасында татарлар да шактый булып чыкты. Кемнәр алар?

Алинә Заһитова - фигуралы шуу, Русиянең хатын-кызлар хоккей такымына берьюлы өч татар кызы керде - Лиана Ганиева, Фәнүзә Кадыйрова һәм Диана Канаева, Эрнест Яхин - ике төр көрәш, Регина Рәхимова - фристайл, могул, Руслан Сәмитов - бобслей һәм скелетон, Динар Хафизуллин - хоккей. Русиядән быелгы Олимпия уеннарында катнашырга рөхсәт алган 80 тренер арасында бер татар да бар. Рәшит Давыдов - хоккей тренеры.

Быелгы Олимпия уеннарында катнашырга тиеш булып та, уеннарга кертелмәгән спортчылар арасында татарлар да шактый. Алар - чаңгычы Антон Гафаров, трамплиннан сикерүче Илмир Хаҗетдинов, тимераякта йөгерүче, Сочида Олимпия чемпионы Руслан Захаров, чаңгычылар тренеры Михаил Девятьяров.

Уфа егете, бобслейчы Илвир Хуҗинның Сочи Олимпиадасында ирешкән уңышы допингка каршы кагыйдәләрне бозу аркасында гамәлдән чыгарылды, спортчы шулай ук бу Олимпия уеннарыннан читләштерелде.

Чыганак: https://www.azatliq.org