Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пхенчханда Татарстан данын биш спортчы яклаячак

Пхенчханда Татарстан данын биш спортчы яклаячак. Моннан тыш, Олимпия уеннарында республикада туып, хәзер башка төбәкләр өчен чыгыш ясаучы тагын биш кеше катнашачак. Татарстан җыелма командасы вәкилләре - фигуралы шуу остасы Евгения Тарасова, чаңгычылар Андрей Ларьков һәм Анна Нечаевская, сноубордчылар Владислав Хадарин һәм Милена Быкова. Хоккей буенча җыелма команданың запастагы уечылары...

Пхенчханда Татарстан данын биш спортчы яклаячак.

Моннан тыш, Олимпия уеннарында республикада туып, хәзер башка төбәкләр өчен чыгыш ясаучы тагын биш кеше катнашачак. Татарстан җыелма командасы вәкилләре - фигуралы шуу остасы Евгения Тарасова, чаңгычылар Андрей Ларьков һәм Анна Нечаевская, сноубордчылар Владислав Хадарин һәм Милена Быкова. Хоккей буенча җыелма команданың запастагы уечылары арасында "Ак барс"тан Владимир Ткачев та бар. Төп составта исә барысы да диярлек СКА һәм ЦСКА уенчылары.

Хоккей түрәләреннән аермалы буларак, җәмәгатьчелек һәм җанатарлар бу хәбәрне сөенеп каршы алмады. Әлеге хәлне совет заманы белән дә чагыштырдылар. Фикерләр икегә бүленде. Берәүләр әйтүенчә, мондый чакта нәрсә эшләсәң дә килешә: нәтиҗәсе генә булсын. Икенчеләр әйтүенчә, командага уңышка ирешү өчен халык мәхәббәте дә кирәк. Чит төбәкләр өчен исә Татарстанда туып-үскән бобслейчы Руслан Сәмитов, хоккейчылар Динар Хафизуллин, Лиана Ганиева, Фәнүзә Кадыйрова һәм Ольга Сосина чыгыш ясаячак.

8 февральдә башланачак Олимпия Уеннарында Татарстан парлы биюдә фигуралы шуу осталары Евгения Тарасова һәм Владимир Морозовка зур өметләр баглый. Инде хәбәр иткәнебезчә, узган атнада Мәскәүдә узган Европа чемпионатында алар алтын медаль яулады. Евгения Тарасова Казанда туган. 23 яшьлек кыз тәүге тапкыр Россия чемпионы исеменә лаек булды. Яшел Үзән егете Андрей Ларьков (рәсемдә) та соңгы елда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Гыйнвар башында узган "Тур де Ски" чаңгы ярышы этабында ул көмеш медаль яулады. Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Олимпия уеннарында катнашучы якташларыбызга бөтен яктан да ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

Пхенчханга эләкмәгән Россия ...

Эльвира Вәлиева

Тулысынча укыгыз:

http://vatantat.ru/index.php?pg=180

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев