Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Почта: эш гадәттәге режимда бара

Илебездә пандемия нәтиҗәсендә килеп туган ситуациядә күпләр бүген өйләрендә, үзизоляция шартларында яшәргә мәҗбүр.

Сәбәпсез урамга чыкмас­ка, чыккан очракта маска киеп һәм перчаткадан булу кирәклеген бүген һәр почмактан, һәр тыкрыктан диярлек ишетеп торабыз.
Әмма шул ук вакытта мондый шартларда да халыкка бик кирәкле күп кенә һөнәр ияләре эшләрен гадәттәгечә башкара. Юк, пандемия белән көрәшнең беренче сафларында булган табиблар да, өлкән яшьтәгеләргә һәрчак ярдәмгә әзер булып торган социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, волонтерлар да түгел алар. Җил-давыл да, яңгыр- буран да туктатып кала алмаган, нинди генә ситуация килеп чыкканда да хезмәтләренә тугры калган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә түгел. Күпләр өчен көтеп алынган җан азыгы – газета-журналлар таратучы, өлкәннәр өчен вакытында пенсия-субсидиясен өләшүче, шул ук вакытта вак-төяк продукция­сен, тормыш-көнкүреш кирәк- ярак­ларын болай да бик җиңел булмаган капчыкларына тутырып, сатып йөрүче почтальоннар турында сүзем.
– Бүгенге көндә без гадәттәге режимда эшлибез, – ди Әтнә почта бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Моратова. – Ял көннәре – якшәмбе һәм сишәмбе. Гадәти көннәрдә   почта бүлекчәсе иртәнге 8.00дән 17.00гә кадәр эшли.
Олы Әтнә авыл җирлегендә барлыгы алты почтальон халыкка хезмәт күрсәтә.
– Бүгенге шартларда почтальоннар арасында халык белән эшләү буенча таләпләр турында аңлатып уздык. Пенсия биргән вакытта акчаны  башта почтальон санап куя, аннары гына пенсионер килеп ала. Ике арада бер метр ярымлык дистанция сакланырга тиеш, – ди җитәкче. – Өйләренә кертмәүчеләр юк, киресенчә, көтеп алалар. Үзләре дә килеп туган хәлдә  барлык таләпләрне җиренә җиткереп үтәргә тырышалар, – дип елмая­лар почтальон кызлар. Поч­тальоннарга карата хөрмәт бар – монысы куанычлы.
Бүлекчәдә яңа кешеләр эшли башлавына күпләр игътибар иткәндер. Гыйнвар аенда бирегә яңа почталь­он – Гүзәл Гәрәева килгән. Оператор кызлар да үзгәргән, алар – Сиринә Шәяхмәтова һәм Әминә Шавкатова.
– Почтальон кызлар да, халык белән турыдан-туры операцион залда эшләүчеләр дә бүгенге көн таләбе булган саклану чараларын төгәл үтәп эшлиләр, – ди Гөлназ Моратова. Таҗвирусы белән бәйле рәвештә, халыкны кабул итү тәртибенә үзгәрешләр керттек. Оперзалга ике кешедән артык кеше кертмибез. Элеккечә, зал утырып кеше чират тормый хәзер. Керә торалар, чыга торалар. Бу халыкның үз сәламәтлеге өчен кайгырту.
1 апрельдән 2020 елның икенче яртысына газет-журналларга язылу компаниясе башланып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев