Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Почта ник килми?"

Казак Үртәменнән шалтыраттылар. - Авылыбызда зур проблема - газета-журналлар килми. Почтальоныбыз авыруын да аңлыйбыз. Тик аны авылның берәр кешесе аркылы җибәрергә була бит...

- Югыйсә, почта бинасында өелеп ята. Искергән газетаны кем укыр икән? Китерсеннән генә, авылда үзебез өләшеп чыгабыз аны, - диде бер ханым.

Аңарчы шушы ук Казак Үртәменнән ир-ат та шалтыратты. Ул да почта проблемасын күтәрде.

- Нәрсә уйлап, безнең почтальонны кыскарттылар икән? Күлле Кимедән почта алып төшәргә бик җайлы иде. Хәзер өч авылга бер почтальон калдырганнар - ул яктан безгә килү бик авыр, язын-көзен юлсызлык. Бер дә уйлап эшләнмәгән бу, - дип ачынды.

Барысын да аңлыйбыз, сезгә бик ярдәм итәсе килә. Тик бу бездән тормый шул. Ә менә почтальон кыен булса да Казак Үртәмен почтадан мәхрүм итмәс, вакытында китереп торыр кебек. Тизрәк савыксын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев