Полисны ничек алырга?
"Медицина полисларының яңа бирелгәннәре белән беррәттән, элеккеләре дә гамәлдә". "Ак Барс Мед" оешмасының Татарстан буенча җитәкчесе Рәшит Абдуллин район үзәк больницасында узган очрашуда әнә шулай диде. Очрашуда район үзәк больницасының баш табибы Азат Гарипов һәмурынбасары Дамир Закиров, 26нчы үзәк даруханә мөдире Гүзәл Җаппарова, җирле "Ак Барс Мед" җитәкчесе Гөлнара Борһанова,...
"Медицина полисларының яңа бирелгәннәре белән беррәттән, элеккеләре дә гамәлдә".
"Ак Барс Мед" оешмасының Татарстан буенча җитәкчесе Рәшит Абдуллин район үзәк больницасында узган очрашуда әнә шулай диде. Очрашуда район үзәк больницасының баш табибы Азат Гарипов һәмурынбасары Дамир Закиров, 26нчы үзәк даруханә мөдире Гүзәл Җаппарова, җирле "Ак Барс Мед" җитәкчесе Гөлнара Борһанова, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, больницада ятучы сырхаулар, шулай ук махсус килүчеләр катнашты. Биредә яңа медицина полисы алу, полис алучыларның хокукларын яклау, больницада дәвалау һәм табиблар эшчәнлеге буенча фикер алыштылар.
Баш табиб кунакны больница эшчәнлеге, район сәламәтлек саклау өлкәсендәге үзгәрешләр һәм яңалыклар белән таныштырып үтте. Ә газетаны һәрдаим укучыларэшкә килгән табиблар, яңа төзелгән ФАПлар белән хәбәрдар дип уйлыйм. Аның чыгышындагы кайбер саннар бик мөһим тоелды. "Быел диспансерлаштыру уздырган 1829 кешенең 423е - авыру. 81 процентында йөрәк-кан тамыры авыртулары, 14 процентында - эндокринология. Соңгысында төп өлешне симерү алып тора. Ә йөрәк-кан тамыры авыртуының төп сәбәпләре: беренчедән, ашаган ризыгыбыз натураль түгел. Икенчедән, кешегә физик активлык - хәрәкәт җитми. Болардан соңгы урыннарда, сулыш алу һәм азык кайнату органнары һәм 1,7 процент күрсәткеч белән онкология урнашкан. Авырып вафат булучылар арасында да йөрәк-кан тамыры авыртулары алда бара. Ә онкология авыртуы сәбәпле дөнья куючылар икенче урында".
Казан кунагы медицина полисын яңарту яңалыклары белән таныштырды. Алдагы 2 ел эчендә тулысынча яңа полиска күчәбез. Ә ул ике этапта бирелә. Килеп гариза язгач, вакытлыча дигәнен биреп кайтаралар. Бер ай чамасы узгач, бөтен Россиядә кулланыла торган бердәм полис бирәләр. Теләүчеләр Әтнә вәкиллегенә электрон гариза яза алалар. Бу очракта полис алырга килгәч, озак торасы булмый. Чөнки инде паспорт мәгълүматлары бирәсе юк. Теләгәндә, телефон аша да хәл итәргә мөмкин. Шалтырату бушлай, телефоны буклетта бирелгән.
Ә инде полис белән бәйле проблема килеп туса, әйтик, больницадан "Полисыгыз гамәлдә түгел", дип, кире борырга уйласалар, шул ук телефон буенча шалтырату мөмкин. Шунысы кызык, монда теләүчеләрне иминиятләргә дә мөмкиннәр. Уңайлы, чөнки инде мәгълүматлар биреп торасы юк. Ә Татарстан халкының 90 проценты "Ак Барс Мед" компаниясен сайлаган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 16:35Әтнә китапханәсендә күргәзмә ачылды Олы Әтнә китапханәсендә тагын бер "Әтнә-каләмле төбәк" китап күргәзмәсе ачылды.1900
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.3500
-
16 гыйнвар 2021 - 14:05Бакчага чәчүлек утыртыр чак җитте: йомырка кабыгында үстереп буламы? Бакчачылар үсентене чәй пакетикларына да утыртып үстерә.3400
-
16 гыйнвар 2021 - 12:30Кайсы бер гамәл өчен 80 еллык гөнаһлар кичерелә? Аллаһы Тәгалә Коръәндә адәм баласын «онытучан», «көчсез» дип атый. Димәк безгә барыбызга да ХАТАЛАНУ сыйфаты хас.6300
-
16 гыйнвар 2021 - 11:10Ничә градус салкын булганда балалар мәктәпкә бармый һәм физкультурада урамга чыкмый? Һава торышы салкын булганда мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертелә.3900
-
16 гыйнвар 2021 - 08:00Татарстан укучыларын киберкуркынычсызлык буенча бушлай укуга чакыралар Халыкара компетенцияләр үзәге-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү»дигән бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.4900
-
15 гыйнвар 2021 - 21:00Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.10900
-
15 гыйнвар 2021 - 19:30Чәй эчәргә җиңел генә әзерләнә торган тәмлүшкә Кирәкле әйберләр: 1) слоеный камыр, 2) 2 йомырка, 3) 50 гр песок, 4) чеметем тоз, ванилин, сах.пудра, 5) фольга8900
-
15 гыйнвар 2021 - 18:09Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз Безнең төбәктә эшсезлекнең иң югары ноктасы узган елның сентябренә туры килде.8300
-
15 гыйнвар 2021 - 17:05Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.12500
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.16500
-
15 гыйнвар 2021 - 14:45КФУ профессоры: татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә Күпчелек татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.5600
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.26501
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.3500
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.24400
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 09:10Коронавируска вакцина ясаттыгызмы?Алган мәгълүматларга караганда, 10 райондашыбыз коронавируска каршы вакцина ясатты. Бу хакта район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова хәбәр итте.8000
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.73300
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.26501
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды "Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.26301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика