Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Полициягә эшкә кемнәрне алалар?

Хәрби хезмәт узган егетләрнең күбесен полициядә эшләү кызыксындыра.

Бу мөгаен, иң беренче чиратта яхшы хезмәт хакы белән бәйле, минемчә. Полициягә эшкә урнашу өчен нинди сыйфатларга ия булу кирәк? Белем ягы ничек? Әнә шуңа охшаш сораулар белән Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗевка мөрәҗәгать иттек.
– Ленар Әнәсович, Эчке эшләр органнарына керүчеләр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Полиция хезмәтенә керүчеләр өчен таләпләр Федераль законның “Полиция турында”гы маддәсендә ачык әйтелгән. Полициядә эшкә 18 яшьтән яшь һәм 40 яшьтән өлкән булмаган гражданнар ия. Кандидатның җенесе, милләте, милек һәм вазыйфаи дәрәҗәсе, дингә карашы игътибарга алынмый. Ул дәүләт телләрен белергә тиеш. Белеме уртадан ким булмаска тиеш. Шулай ук кандидатның шәхси сыйфатлары һәм эшкә карашы, сәламәтлеге, физик мөмкинлекләре дә исәпкә алына. Эшкә килүче өчен полициядә эшләүче, кимендә өч ел стажы булган хезмәткәр шәхси җавапчылыгына алу турында язмача йөкләмә төзелә.
– Полициягә эшкә керү конкурс нигезендә башкарыламы?
– Юк, конкурс бары тик вакант вазыйфаларга урнашканда гына уздырыла. Хезмәткә алынучыны сайлап алу нәтиҗәсендә башкарыла. Полициягә эшкә бары тик лаек­лы гражданнар гына – үз өстендә җаваплылыкны тойган, көчле, ачык һәм намуслы урнашырга тиеш.
– Полиция хезмәткәре булу өчен нинди белемгә ия булу кирәк?
– Урта һәм югары җитәкчелек сос­тавына урнашучы өчен югары юридик белем булу кирәк. Кайбер очракларда бу вазыйфаларга  башка һөнәри югары белем ияләре дә урнаша ала. Гомумән алганда, эшкә керүченең һәр очракта тулы урта белемгә ия булуы мәҗбүри.
Сүз уңаеннан, Әтнә районы Эчке эшләр бүлегенә вакант вазыйфаларга хезмәткәрләр дә чакырып узасым килә. Безгә  шәхси сос­тав белән эшләү буенча җитәкче ярдәмчесе; Җинаятьләрне эзләү бүлеге, икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш  бүлекләренә хезмәткәрләр кирәк.Шунысын да онытмагыз, эшкә урнашкан очракта элек Эчке эшләр бүлеге, хәрби көчләр яки башка дәүләт хәрби көч структураларында хезмәт итүчеләргә өстенлек бирелә.
Барлык сораулар белән 2-15-75 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев