Әтнә таңы

Полициягә эшкә керәсеңме?

Адәм баласы яшәү дәверендә әллә нинди хәлләрдә калырга мөмкин. “Бу миңа кагылмас, мин андый түгел”, яисә, “минем балам андый түгел”, – дип уйлап кына, язмышта язылганнан уза алмыйсың.

Хәрбиләр Ватанны сак­лаган кебек, безнең имин тормышта тынычлыкны саклаучы хезмәт ияләре – полиция хезмәткәрлә­ре турында сүзем. Тәртип сагында торган бу зат­ларның хезмәтен тиешле дәрәҗәдә бәяләп бе­термәсәк тә, аларның хезмәте тормышыбызда зур әһәмияткә ия. Ә менә кемнәр полиция хезмәткәре була ала икән? Шул хакта Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, җирле сос­тав белән эшләү группасы җитәкчесе Римма Нурмөхәммәтова белән сөй­ләшәбез.
– Полиция хезмәткәре булып үз теләге булган, сәламәтлеге буенча хезмәткә яраклы, дәүләт телен белгән, тиешле белеме булган затлар эшкә урнаша ала. Яше – 18дән алып 35кә кадәр булырга мөмкин. Мөрәҗәгать итүченең шәхесе, эшкә карашы, шулай ук рухи сыйфатлары да исәпкә алына. Аның нинди җенес вәкиле булуы, расасы, милләте, социаль чыгышы, мал-мөлкәт яки вазыйфаи дәрәҗәсе, яшәү урыны, дингә мө­нәсәбәте әһәмияткә ия түгел.
– Әгәр кеше шушы параметрларга туры килеп, чыннан да полиция хезмәткәре булырга әзер икән...
– Бу очракта, ул Эчке эшләр бүлегенә килә һәм аның белән әңгәмә үткәрелә. Әңгәмә барышында мөрәҗәгать итүченең документлары барланыла. Шулай ук мөрәҗәгать итүче  бүлек җитәкчесе, полиция подполковнигы Ленар Әнәс улы Минһаҗев янына ке­реп, аның белән дә әңгәмә уза. Җитәкче әңгәмә  барышында мөрәҗәгать итүченең нинди вазыйфа башкарырга сәләтле икәнлеген ачыклый, вазыйфасын билгели.
– Полиция хезмәткәре булып эшкә урнашучы бик күп төрле тикшерүләр дә узарга тиеш дип беләм. Ул моның өчен кая бара, кемгә мө­рәҗәгать итә ала?
– Әңгәмә уздырылганнан соң, без мөрәҗәгать итүчегә юллама бирәбез. Ул шуның белән медицина күзәтүе уза. Аннан соң, психологик диагностика үзәгендә ВВК (“военно врачебная комиссия”) үтә. Шуның белән беррәттән, мөрәҗәгать итүченең һәм туганна­ры­ның җинаять җавап­лылыгына тартылу тартылмавын ачыклау буенча тикшерү алып барабыз. Нәтиҗәләр турыдан туры безгә килә, һәм  әгәр мөрәҗәгать итүче аны узалмаса, без аны бу хакта кисәтәбез. Шулай итеп  аның эчке эшләр органнарына яраклылыгын ачыклыйбыз.
– Полиция хезмәткәрләре өчен билгеле бер ташламалар да каралган. Шуларны ачык­лап китик әле.
– Полиция хезмәтен узу вакыты – 20 ел. Шу­шы вакыт узганнан соң хезмәткәр лаеклы ялга китә. Хезмәткәрләргә отпуск өчен 30 календарь көне билгеләнгән. Аның көннәре хезмәт итүнең биш елы узган саен арта бара. Мәсәлән, ун ел стаж өчен отпускага 5 көн өстәлә, 15 елга – ун көн, 20 елга – 15 көн өстәмә ял каралган. Участок инс­пекторлары торак комп­лексы белән тәэмин ителә. Безнең, мәсәлән, Күәм һәм Бәрәскә авылларында шундый комплекслар урнашкан. Чит районнардан килеп эш­ләүчеләргә килешү нигезендә торак арендалау өчен компенсация тү­ләнелә. Шулай ук, урта  һөнәри белемгә ия булган хезмәткәрләргә белемнәрен күтәрү максатында Россия Эчке эшләр министрлыгының югары уку йортларында  читтән торып уку мөмкинлеге бар.

Реклама

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: