Әтнә таңы

“ПолитЗавод” проектының беренче укулары

Апрель аенда "ПолитЗавод" дип исемләнгән проект кысаларында үткәрелгән конкурста җиңеп май аенда беренче укуларга барып кайттым. Гомумән, нәрсә соң ул "ПолитЗавод?" Иң беренче шул турыда бер-ничә сүз әйтеп китим әле. "ПолитЗавод" - ул актив яшьләрне туплап, аларны сәясәткә юнәлтү. Бу проектның лозунгы да: "Яшьләр - сәясәткә!" - дип атала. "Молодая...

Апрель аенда "ПолитЗавод" дип исемләнгән проект кысаларында үткәрелгән конкурста җиңеп май аенда беренче укуларга барып кайттым.

Гомумән, нәрсә соң ул "ПолитЗавод?" Иң беренче шул турыда бер-ничә сүз әйтеп китим әле. "ПолитЗавод" - ул актив яшьләрне туплап, аларны сәясәткә юнәлтү. Бу проектның лозунгы да: "Яшьләр - сәясәткә!" - дип атала. "Молодая гвардия" сәяси яшьләр оешмасының Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Ксения Владимировна сүзләренчә, хәзерге заманда яшьләр сәяси хәбәрдар һәм әзерлекле булырга тиеш. Әлбәттә, яшьләр - киләчәкне төзүчеләр, димәк, безнең кулда сүрелмәс көч, энтузиазм, егәр булу шарт.

"ПолитЗавод"ның бер максаты яшьләрне сәясәткә тарту булса, икенче максаты - Татарстан Республикасы яшьләр палатасына алмашка яшь лидерлар әзерләү. Яшьләр палатасына агымдагы елның сентбрь аена яңа команда киләчәк һәм биш ел буена үзенең сәясәтен алып барачак. Бу командага нәкъ менә без, районнарыбызда җиңү яулаган яшьләр керәчәк.

Май аенда узган укуларга мин бик теләп бардым, чөнки биш ел буена бергә эшләячәк командам белән танышу теләге көчле иде.

Реклама

Укулар Лаеш районы "Волга" яшьләр үзәгендә узды. Өч көн вакыт эчендә без күп нәрсәне үзләштерергә өлгердек. Тыгыз көннәр иде: эш белән вакытның узуын да сизми калганбыз! Көн тәртибенә килгәндә, иртүк торып йөгерү, тренерлар белән эш, сәясәт өлкәсендә озак еллар эшләүче белгечләр белән очрашу, командаларга бүленеп проектлар эшләү. Төнге сәгать икеләргә кадәр шундый темпта эшләргә туры килде. Җиңелләрдән булмаса да мондый графикка тиз ияләштек. Моңа, әлбәттә, оештыручыларыбызның таләпчән булуы ярдәм итте. Ә соңгы көнне командаларыбыз белән Татарстан Республикасы яшьләр белән эш, спорт һәм туризм министры урынбасары Гарифуллин Рөстәм Марат улын проектларыбыз белән таныштырдык. Ул безгә киңәшләрен бирде, өметле проектларыбыз өчен рәхмәтен белдерде.

Бу безнең беренче укулар булды. Ә алда - тагын берничә шундый модульләр булачак. Яшьләрнең актив, кызыксынучан булулары, шушындый сәяси программаларга катнашулары яхшы күренеш дип саныйм мин.
Үзең яшәгән төбәкне алга күтәрү, үзеңнең кирәкле булуыңны тою - бу иң мөһиме.

Мәкаләм ахырында Әтнә районы яшьләренә мөрәҗәгать итәсем килә. Яшьләр! Илебезнең бүгенгесе һәм киләчәгенә без дә үзебезнең өлешебезне кертә алабыз. Алабыз гына түгел, без моны эшләргә тиеш. Яшьлекнең кадерен белмичә, үз-үзебезгә бикләнеп утыру, яшәгән төбәгебезнең сәяси тормышы белән кызыксынмау - зур хата. Шуңа да, һәрберегезне актив булырга чакырам! Киләчәгебезне үзебез төзик, яшьләр!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: