Помидор уңышы әнә шуңа бәйле
Җәмәгать, помидор чәчәккә бөреләнгәч, тукландырырга онытмагыз!
Бу очракта Бор белән тукландырырга кирәк.
Бор томатларга чәчәк атканда түгел, ә аңарчы күп вакыт алдан кирәк. Бор эретмәсен чәчәкләргә сиптерергә кирәкми. Алар Бор белән тукланмыйлар. Туклану яфраклар һәм тамыр системасы аша бара.
Томатлар өчен иң мөһим микроэлементларның берсе ул - бор. Әгәр туфракта бор җитмәсә, чәчәк атса да, серкәләнмәү куркынычы бар. Бор үсемлекләр тормышында мөһим процессларны: серкәләнү, орлыклану, иммунитет формалаштыру һ.б. көйли. Ә начар һава шартларында Бор белән тукландыру аеруча мөһим.
Шуңа күрә пикировкадан соң томатларны составында бор булган комплекслы минераль ашлама белән тукландырыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев