Дымлы һава торышы сакланганда, яңгырлы елны фитофтороз аеруча еш күзәтелә. Беренче булып бу авырудан помидор, бәрәңге зыян күрә. «Помидорларны хәзердән үк яшел килеш коры, караңгы урынга җыеп куйсагыз яхшырак», - дип киңәш итә бакчачы Фарсель Зыятдинов. 1 стакан сарымсакны ит тарткычтан чыгартып, аның согын 3-4 литр чиста су белән кушып, яшел помидорларны әлеге катнашмага манып сакласаң яхшы. Алар череми, матур булып кызара, дип киңәш итте бакчачы.
Шәһри Казан,
http://www.tulachi.ru