Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Поши аткан Әтнә аучысына нәрсә яный

Әлеге хәл узган елның соңгы аенда булган.

Законсыз аучылык белән шөгыльләнүен белгән хәлдә, аучылык өчен рөхсәте булмаган килеш һәм шәхси файдалану өчен кыргый хайван итен булдыру максатында Х. исемле райондашыбыз шәхси "МР- 153" маркалы ау мылтыгы белән кыргый хайван - пошины ата. Шуның белән ул республика дәүләт биологик ресурслар комитетына 240 мең сумлык зыян китерә.

Эчке эшләр бүлеге өлкән дознавателе Айсылу Нигьмәтҗанова әйтүенчә,Х. тарафыннан дәүләткә килгән әлеге зыян вакытында капланмаган очракта, аның милкенә арест салыначак. Шуңа да кулыгызга мылтык алганчы, ахыры хакында уйласагыз иде. Хәер, бу законсыз эшчәнлекнең һәр төренә дә кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев