Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ПРЕЗИДЕНТ КОМЫРГУҖА КОМПЛЕКСЫНА СОКЛАНДЫ

Районга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Илбашын һәм хөкүмәт җитәкчесе урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны район башлыгы Габделәхәт Хәкимов озатып йөрде. Олы кунаклар вертолетта басу-кырларны карап бер кат әйләнгәннән соң, "Шахтер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Комыргуҗадагы мөгезле эре терлек тәрбияләү комплексы янәшәсенә төштеләр. Биредә аларны районның авыл...

Районга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Илбашын һәм хөкүмәт җитәкчесе урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны район башлыгы Габделәхәт Хәкимов озатып йөрде.

Олы кунаклар вертолетта басу-кырларны карап бер кат әйләнгәннән соң, "Шахтер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Комыргуҗадагы мөгезле эре терлек тәрбияләү комплексы янәшәсенә төштеләр. Биредә аларны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов белән "Шахтер" директоры Әнәс Хәкимов каршылады.

Комплекс белән танышуны бозаулату торагыннан башладылар. Яследәге яшь бозауларны да карадылар. Президент яшь терлекләрнең сакланышы белән кызыксынды. "Сакланыш - 98,9 процент", дигән җавап алгач, соклануын белдерде. Биредәге тулай савымны, аның арта баруын күзаллагач:

- Сез "Кызыл Шәрыкъ"ны да узып китәрсез ахыры, - дип куйды.

Саву залы белән дә танышты, савым сыерларының чипланган, ә барлык мәгълүматларның компьютерда саклануы хакында тыңлагач, нәтиҗә ясады.

- Менә шундый типтагы фермаларга өстенлек бирергә кирәк. Теләүчеләр килсеннәр, күрсеннәр, өйрәнсеннәр. Чынлап та эшләргә теләүчеләрне бирегә алып килегез, - дип Марат Әхмәтовка мөрәҗәгать итте.

Авыл җирлеге башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре белән дә очрашып, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Урып-җыю барышына тукталып:

- Эш яхшы оештырылган. Кукуруз әйбәт булырга охшаган. Быелгы ел игенчелек өчен авыр килде. Шуңа да карамастан бөтен көчне туплап, уңышны сыйфатлы итеп җыеп алу кирәк, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев