Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Горький исемендәге әдәби премияне яңадан булдыруны хуплады

Премия 2003 елдан 2009 елга тикле тапшырылып килгән. (Казан, 12 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иҗади интеллигенциясе белән очрашуда А.М.Горький исемендәге әдәби премияне янә булдыру идеясен хуплады. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге фикерне Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тәкъдим итте. Еллык премия...

Премия 2003 елдан 2009 елга тикле тапшырылып килгән.

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иҗади интеллигенциясе белән очрашуда А.М.Горький исемендәге әдәби премияне янә булдыру идеясен хуплады. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге фикерне Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тәкъдим итте. Еллык премия 2002 елда булдырылган. 2003 елда беренче лауреатлары язучы Марк Зарецкий һәм шагыйрә Роза Кожевникова булды. Соңгы кат премияне 2009 елда тапшырдылар.

Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады һәм Горький премиясенең Татарстанда талантлы язучыларның иҗади үсешенә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев