Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Президентыбыз Әтнә егетенә дә медаль тапшырды

Бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов катнашында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. - Безнең әтиләребез, бабаларыбыз Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Татарстанлылар үзләренең гомерләрен корбан итеп, туган җирен дошманнардан азат итү өчен көрәшкән, - диде Президент. - Татарстаннан 10 меңгә якын кеше - Әфган сугышында,...

Бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов катнашында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

- Безнең әтиләребез, бабаларыбыз Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Татарстанлылар үзләренең гомерләрен корбан итеп, туган җирен дошманнардан азат итү өчен көрәшкән, - диде Президент. - Татарстаннан 10 меңгә якын кеше - Әфган сугышында, 12,5 меңләп солдат Чечен сугышында катнашты. Һәр ир-егет өчен Ватанны саклау - төп бурыч, илдә тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклау өчен көчле армия кирәк".

Чара ахырында төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасының Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссары Алмаз Әгзәм улы Борһанов та бар иде.

Ихлас котлыйбыз сине, Алмаз Әгзәм улы! Олы бүләгең белән дә, киләсе бәйрәмең белән дә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев