Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Проблема бездә генә түгел

Татарстанга сөт мәсьәләсен җайга салу өчен вакыт кирәк - авыл хуҗалыгы министры "Федераль министрлык бер җаен уйлап табар дип ышанам",- диде Марат Әхмәтов. Сөт бәясенең сатып алу бәясе бәйлелеген җайга салу буенча Россия авыл хуҗалыгы ысул табарга тиеш. Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов сөт...

Татарстанга сөт мәсьәләсен җайга салу өчен вакыт кирәк - авыл хуҗалыгы министры

"Федераль министрлык бер җаен уйлап табар дип ышанам",- диде Марат Әхмәтов.

Сөт бәясенең сатып алу бәясе бәйлелеген җайга салу буенча Россия авыл хуҗалыгы ысул табарга тиеш. Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов сөт бәясенә карата да үз фикерен әйтте.

"Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы безне, Мәскәүгә караганда да, күбрәк тәнкыйтьли, гәрчә проблема бездә генә түгел. Быел чамасыз күләмдә коры сөт кертү аркасында, табигый чималга ихтыяҗ кимеде. Татарстан сөте тиешле дәрәҗәдә ихтыяҗ тудырмый, дип әйтик. Бу сөт эшкәртүче предприятиеләрнең банкротлыкка чыгуы белән бәйле. Узган җәйдә генә потенциаль инвесторлар җәлеп итә алдык. Ә яңа эшли башлаган оешмалар әлегә сәүдә челтәрендә үз исемнәре белән мактана алмый, моңа әле шактый вакыт кирәк",- диде министр.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, министрлык белән күпьеллык килешүләр төзеп эшләгән предприятиеләр сөткә мохтаҗ түгел. Иңтыяҗ булмагач, бәя төшә башлады.

Авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, барысын да оештырып бетерү өчен, вакыт кирәк.

"Безнең Казан сөт комбинаты" буенча бик җитди программабыз бар. Миллиард сумга инвестиция проекты эшләнде. Аның нигезендә, комбинатка бер тәүлектә мең тонна сөт эшкәртү бурычы ята. Елдан-ел чимал эшкәртү күләме арта барачак. Әйтик, 40 тоннадан башлаганнар иде, хәзер 200 тонна эшкәртәләр. Җәйгә бу сан 400гә җитәчәк. 2019 ел планында бер тәүлектә 1000 тонна сөт эшкәртү бурычы тора. Мондый проект Мамадыш, Чаллы сөт комбинатларына да эшләнгән. Чистай сөт заводының да потенциалы бар, Ә менә Яшел Үзән сөт комбинаты тулы",- диде ул.

Сөтнең сатып алу бәясе төшү сәбәпле, министр, авыл халкына күрсәтеләсе ярдәм чарасы турында да әйтеп узды.

"Августны көтеп тормыйча, без 360 млн акча бүлдек. Бу сыер асраучыларга субсидия буларак февральдән таратыла башлый",- диде ул.

Килеп туган вазгыятькә бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы министрының фикере мондый: "Федераль министрлык бер җаен уйлап табар, дип ышанам. Миңа калса, алар инде, бу хәлнең нилектән килеп чыгуын анализларга кереште булса кирәк. Монда безнең экспертлар да, федераль хезмәтләр дә, таможня күзәтчелеге дә эшли. Тагын бер аналитика кирәк булачак - сөтне кем, кайда эшкәртә һәм кайдан кертелә? 1 июльдән авыл хуҗалыгы продукциясе электрон сертификат аша гына сатыла ала. Бәлки бу да ярдәм итәр".

Шулай да Татарстан өчен вакыт кирәк, стабильләшкән чаралар белән 2018 елны үткәреп җибәрергә кирәк, - диде министр.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/13/157931/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев