“Проблемалар уңай хәл ителә”
Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев әнә шулай дип куана. Ары авылында, берничә тыкрыктан тыш, барлык урамнарга да таш түшәү эше тәмамланган. Дөрес, авылның иң зур проблемасы - юньле су булмау белән бәйле. Ниһаять, Арыны да "Чиста су" программасына керткәннәр. Җирлек составындагы Яңа Бәрәскә авылына тиздән яңа янгын мотопомпасы...
Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев әнә шулай дип куана. Ары авылында, берничә тыкрыктан тыш, барлык урамнарга да таш түшәү эше тәмамланган. Дөрес, авылның иң зур проблемасы - юньле су булмау белән бәйле. Ниһаять, Арыны да "Чиста су" программасына керткәннәр. Җирлек составындагы Яңа Бәрәскә авылына тиздән яңа янгын мотопомпасы һәм 2 гидрант кайтачак. Ә Бактачының авылга кергән өлешенә һәм бик зур кыенлыклар белән генә үтә торган елга тирәләренә таш салып тигезләгәннәр. "Бу эшләрне башкаруга халыкның ярдәме зур булды. Халык бердәм бездә", - дип горурлана җитәкче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев