Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Профилактик чара старт ала

Агымдагы елның 25 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан территориясендә «Кышкы каникуллар” исеме астында киң масштаблы профилактик чара башланып китте.

Әлеге чараның максаты – балалар белән бәйле юл- транспорт җәрәхәтләрен профилактикалау. 2019 елның 11 аена республика юлларында балалар катнашында барлыгы 520 юл һәлакәте килеп чыккан.

Шуларда 15 бала үлгән, 548 бала тән җәрәхәтләре алган. Транспорт чараларында балаларны йөрткән вакытта килеп чыккан юл фаҗигаләре аеруча борчу тудыра. Шул ук вакыт эчендә, мәсәлән, республика юлларында барлыгы 11 бала үлгән.
Балалар күпләп булган урыннарда хәлнең кискенләшүе нәтиҗәсендә, балаларны транспорт чараларында йөртүне профилактикалау буенча чаралар узачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган кечкенә җәяүлеләрне дә күз уңында тотачак. Андый кагыйдә бозуларны полиция хезмәткәрләре яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары, укытучылар, ата-аналар комитеты әгъзалары, шулай ук “Ата-аналар патруле” (“Родительский патруль”), “Әтиләр патруле” (“Отцовский патруль”) гражданнарның инициатив группалары, “Россия укучылар хәрәкәте” (“Российское движение школьников”) җәмәгать оешмасы белән берлектә исәпкә алынып барылачак. Кагыйдә бозучылар турында мәгълүмат киләчәктә профилактик эшләр алып бару өчен әлеге укучылар белем алган мәктәпкә җиткереләчәк. Бу чорда мәгариф учреждениеләрендә дә полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Автотранспорт оешмаларында һәм башка оешмаларда да мондый әңгәмәләр үткәрү планлаштырыла.
Юлларда һава торышы нәтиҗәсендә төрле хәлләр килеп чыгу куркынычы зур булу сәбәпле, шулай ук көннәр кыскару белән бәйле рәвештә, Татарстан буенча дәүләт юл хәрәкәте инспекциясе идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның аеруча игътибарлы һәм сак булуларын, киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу кирәклеген тагын бер кат кисәтә.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев