Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Прокуратура хезмәткәрләре барлык вәкаләтләрдән дә файдаланырга тиеш”– “Әтнә таңы”

Хокук сагында 19 гыйнварда булып узган Татарстан Республикасы Прокуратурасының 2015 елдагы эшчәнлеге йомгакларына һәм агымдагы 2016 елда законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Гражданнарның хокукларын яклау өчен Прокуратура хезмәткәрләре булган барлык вәкаләтләреннән файдаланырга тиеш", - диде. Сүрия МИНГАТИНА Коллегия барышында дәүләт җитәкчеләре тарафыннан...

Хокук сагында

19 гыйнварда булып узган Татарстан Республикасы Прокуратурасының 2015 елдагы эшчәнлеге йомгакларына һәм агымдагы 2016 елда законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Гражданнарның хокукларын яклау өчен Прокуратура хезмәткәрләре булган барлык вәкаләтләреннән файдаланырга тиеш", - диде.

Сүрия МИНГАТИНА

Коллегия барышында дәүләт җитәкчеләре тарафыннан ассызыкланган максатлар һәм узган 2015 ел барышындагы эш нәтиҗәләре, ирешелгән уңышлар турында районыбыз прокуроры Нурия Нургаяз кызы Сабирҗанова белән сөйләшәбез.

- Үзгәреп торган социаль экономик шартлар прокурор эшчәнлегенең стиле һәм алымнарының үзгәреп торуын таләп итә. Әлегә кадәр формалашкан эш алымнарыннан азрак читкә китеп, аерым өлкәләргә басым ясап, законлылыкны саклап, социаль тотрыклылыкны булдыруга ярдәм итү, гражданнарның хокукларын яклап җитәкчелекнең авторитетын булдыру, дәүләтебезнең ныклыгын һәм көчен кайгырту да безнең эшчәнлектә төп максат булып тора. 19 гыйнварда булган коллегия утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков та әнә шуңа басым ясап: "Законлылык - ул экономик һәм социаль чәчәк атуга юл һәм һәр төр закон бозу, кемдер тарафыннан тәртипләр үтәлмәү экономик башбаштаклыкка алып бара... һәм аны бетерү һәр конкрет очракта зур матди чыгымнар һәм вакыт сорый. Шунысын да онытмыйк, закон - ул "үле" схема түгел, аның артында кешеләр. Без кешеләр белән эшлибез, һәм кешеләр өчен эшлибез", - диде. Бу законны кулланганда акыл, гаделлек, кешелеклелек сыйфатларын куллануны күз уңында тота. Соңгы елларда икътисадый һәм тышкы сәяси ситуация шактый катлауланды. Узган ел Татарстан Республикасында 122 экстремистик юнәлешле һәм террористик характердагы җинаять теркәлгән. Россия Федерациясе генераль прокуроры урынбасары Зайцев Сергей Петрович быел да экстремистик һәм террористик төркемнәр эшчәнлеген кисәтү буенча җитди эш алып барырга, коррупция белән көрәшү кирәклегенә басым ясады. Берүк вакытта эшмәкәрлекне үстерүгә каршылыклар тудыручыларга Җинаять Кодексының 169 маддәсендә каралган кискен чаралар күрүне таләп итте. Татарстан икътисадны диверсификацияләүгә һәм импортны алмаштыруга юнәлеш тота, икътисадны реформалаштыру эшкуарларның эшлекле активлыгын һәм социаль тотрыклылыкны саклап калудан башка мөмкин түгел. Шунлыктан хокук сагында торучыларга эшмәкәрләргә басымны киметү, кече һәм урта бизнес җитештерүенә ярдәм күрсәтү, бизнес өчен барьерларны булдырмау бурычы куелды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бюджет үтәүнең катлаулы шартларында дәүләт акчаларын тотуның нәтиҗәлелегенә һәм аларны максатчан кулланмауга карата аеруча игътибарлы булырга кирәк. Президентыбыз шулай ук нормалар иҗат итү эшчәнлегенә дә тукталып: «Бу башкарма хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшенең котылгысыз шарты булып тора. Республика муниципалитетларында бу өлкәдә проблемалар бар...", - дип сөйләде. Хезмәтне саклау өлкәсендә хокук бозулар артуга да игътибар итәргә кушты. Эшлеклелек активлыгы кимү һәм эшкуарлык эшчәнлеген туктату кешеләрне массакүләм эштән азат итүгә, хезмәт хакларын һәм пособиеләрне түләүне кичектерүгә китерергә мөмкин. Менә боларны истә тотып, Рөстәм Миңнеханов гражданнарның хокукларын яклау өчен Прокуратура хезмәткәрләре булган барлык вәкаләтләреннән файдаланырга тиешлегенә аерым басым ясады. Коллегиядэ шәһәр төзелеше нормаларына, шулай ук авылларда җир участокларының кулланылмыйча ташландык килеш ятуына, җир участокларының законсыз рәвештә бирелүенә, инвентарлаштыруга да игътибар итәргә кушылды. Балаларны яклау, балигъ булмаганнарның хокуклары үтәлү прокурор эшчәнлегенең игътибар үзәгендә булырга тиешлеге дә искәртелде. Агымдагы елда узачак сайлау кампаниясе - Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларга әзерлек һәм уздыру чорында законлылыкны тәэмин итү дә шулай ук Прокуратура хезмәткәрләре җилкәсенә төшәчәк.

- Узга елгы эш нәтиҗәләрегезгә килсәк...

- 2015 елда район прокуратурасы тарафыннан уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә 870 закон бозу очрагы ачыкланды. Аларның 271е - икътисад өлкәсендә, әйләнә-тирә мохит һәм табигатьне саклау буенча - 36, хезмәт турындагы законнарны бозу турында - 381, балигъ булмаганнарның хокукларын бозу - 15; кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм иреген яклауга кагылышлы 563 очрак теркәлде. Күргәнегезчә, кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм иреген яклау өлкәсендә хокук бозулар иң күбе. Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура тарафыннан 180 представление кертелеп, 196сына дисциплинар тәртиптә җәза бирелде. Законсыз актларга 181 тапкыр каршы киленде. ТР Арбитраж судына 8 дәгъва әзерләнде. Прокуратура карары белән 75 кешегә административ, 2 кешегә җинаять эше кузгатылды. Узган ел дәвамында прокуратура тарафыннан судка 1889 мең сумлык 423 дәгъва җибәрелде.

- Белүемчә, узган ел дәвамында прокуратура хезмәткәрләре төрле бәйгеләргә катнашып та призлы урыннар алдылар...

- Кечкенә генә коллективның шундый зур уңышлары булуына үзем дә куанып бетә алмыйм. Ел дәвамында төрле югарылыкта уздырылган бәйгеләрдә үзебез дә, прокуратурада эшләүчеләрнең балалары да катнашты. "Кызыл ромашка"бәйгесенең дипломы стендыбызда эленеп тора, шигырь сөйләп, балалар өчен уздырылган бәйгедә катнашып, Айзилә Сәхибуллина 1 урын алды, велосипедта узышу буенча 70 км араны узып, машина йөртүчебез Азат Сәхибуллин "Иң чыдам.." дип бәяләнде. ГТО нормасын үтәү буенча катнашып, алтын, көмеш билгеләргә ия булдык. Җиңүчеләрнең һәркайсына дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды. Һәм мин аларның һәркайсына рәхмәтемне белдереп, сәламәтлек телим.

- Нурия Нургаязовна, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев