Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пушкин туган көнне туган ул

"Әтнә таңы" газетасына языл һәм от" акциясенә дә нәтиҗә ясадык..

Бу хакта язып чыктык инде. Редакциябезгә бхүләк отучы газета укучыларыбыз да килә башлады. араларында кызыклы вакыйгалылары да бар. Комыргуҗа авылыннан Данил Шәриповны тормыш иптәше Рәмзия, туган көненә бүләк булыр, дтип "Әтнә таңы"на яздырган булган.

- Пушкин туган көнне туган ул Данил. Туган көненә бүләк ясап, "Әтнә таңы" газзетасына яздырган идем аны. Әле ул шаяртып: "Изге кеше мин, берәр бүләк булса да чыкмый калмас миңа", - дигән иде, диде Рәмзия ханым елмаеп. Татар юрап китерә, диләр шул. Ходайның "Амин" дигән сәгатенә туры килгән күрәмсең сүзләре. Шәрипов Данил әфәнде шикәр комы отты. Исән-сау ашарга язсын үзләренә.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев