Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин Ана капиталы программасын арттырырга һәм аны 2026 елга кадәр озайтырга кушты

Россия Президенты ана капиталын беренче бала туган өчен бирергә тәкъдим итте.

Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтылачак, сөенечле хәбәр,  беренче балалары туган гаиләләр дә ярдәмгә исәп тота алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыелышына Еллык юлламасында хәбәр итте.

"Ана капиталы буенча 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиешле яңа, өстәмә карарлар тәкъдим итәргә теләр идем. Моннан соң  беренче бала туганда ук гаилә ана капиталына -  аның бүгенге күләмендә алуга хокук алачак", - диде Путин һәм мондый ярдәм икенче бала тууга әзерләнү дә булачак, дип билгеләп үтте.

       Ул шулай ук ана капиталын 150 мең сумга арттырырга тәкъдим итте. Бу өстәмә акчаларга гаилә икенче баланы да алып кайтачак. Шулай итеп, ике балалы гаиләләр өчен ана капиталының гомуми күләме 616 мең сумга җитәчәк һәм киләчәктә ел саен индексацияләнәчәк. Моннан тыш, программа 2026 елга кадәр озайтылачак.

      Россиядә ана капиталы 2007 елда барлыкка килде. Аны 2 һәм аннан соңгы балалары туган яки уллыкка алган гаиләләр ала алды. Ул чакта 250 мең сум күләмендә акча игълан ителгән иде, бу ел башыннан ул 466,6 мең сум тәшкил итә. Узган ел Россия Президенты Владимир Путин программа срокларын 2021 ел ахырына кадәр озайтты.

     2019 елда Татарстан Пенсия фонды ана капиталына 15 меңнән артык дәүләт сертификаты бирде. Татарстанлылар бу акчаларны ешрак торак шартларын яхшыртуга тота — республикада 225 гаилә әнә шулай акча белән файдаланган. Программа гамәлдә булган вакытта 85 млрд. сум тирәсе ана капиталы акчасы түләнгән.

Районыбызда  Пенсия фондыннан   47  кеше  ана капиталына дәүләт сертификаты алды.

Файдаланган чыганак https://www.tatar-inform.ru/news/business/15-01-2020/putin-poruchil-uvelichit-programmu-matkapitala-i-prodlit-ee-do-2026-goda-5716294

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев