Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турындагы проектны кертте

Федераль айлык минималь хезмәт хакы күләме 9 489 сум. Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин, РФ Президенты минималь хезмәт хакы күләме турындагы канун проектын Дәүләт Думасына карауга кертте, дип хәбәр итте. Ул элек планлаштырылганча, 2019 елның 1 гыйнварыннан түгел, ә 2018 елның май аеннан яшәү минимумына җиткереләчәк. Бу хакта "Российская газета"...

Федераль айлык минималь хезмәт хакы күләме 9 489 сум.

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин, РФ Президенты минималь хезмәт хакы күләме турындагы канун проектын Дәүләт Думасына карауга кертте, дип хәбәр итте. Ул элек планлаштырылганча, 2019 елның 1 гыйнварыннан түгел, ә 2018 елның май аеннан яшәү минимумына җиткереләчәк. Бу хакта "Российская газета" яза.

Хәзер федераль айлык минималь хезмәт хакы күләме 9 489 сум, бу яшәү минимумы күләменең 85 проценты дигән сүз. Кайбер төбәкләр бу күләмне тигезләгән, әмма Россиянең күп кенә субъектлары федераль кагыйдәләргә буйсына.

Хезмәт хакын минималь хезмәт хакы күләменнән аз түләргә ярамый.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты 5 февральдә бу тәкъдим буенча фикер алышуга багышланган утырыш үткәрәчәк.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/26/156858/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев