Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин Казанны Россиянең иң көчле фәнни үзәкләренең берсе дип атады

Путин Казанны Россиянең иң көчле фәнни үзәкләренең берсе дип атады. 1 март 2018, 14:01 , Фото: kremlin.ru Россиядә фәнни-белем бирү үзәкләре тулы куәтенә эшләргә тиеш, ди Президент. (Казан, 1 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Казан Самара, Томск, Новосибирск һ.б. шәһәрләр белән беррәттән, илнең куәтле фәнни үзәге булып тора. Аларның бурычы университетлар,...

Путин Казанны Россиянең иң көчле фәнни үзәкләренең берсе дип атады.

1 март 2018, 14:01 , Фото: kremlin.ru

Россиядә фәнни-белем бирү үзәкләре тулы куәтенә эшләргә тиеш, ди Президент.

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Казан Самара, Томск, Новосибирск һ.б. шәһәрләр белән беррәттән, илнең куәтле фәнни үзәге булып тора. Аларның бурычы университетлар, институтлар һәм югары технологияле компанияләрнең фәнни мөмкинлекләрен берләштерүдән гыйбарәт. Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында шулай дип белдерде.

Россиядә фәнни-белем бирү үзәкләре тулы куәтенә эшләргә тиеш. Алар университетлар, академик институтлар һәм югары технологияле компанияләрнең мөмкинлекләрен берләштерәчәк, диде Президент.

«Мондый үзәкләр Казан, Самара, Томск, Новосибирск, Екатеринбург, Төмән, Владивосток, Калининград һ.б. шәһәрләрдә барлыкка килә башлады инде. Аларны зур проектларны гамәлгә ашыруга юнәлетргә кирәк. Шул исәптән, геном тикшеренүләр өлкәсенә дә», - дип саный Владимир Путин.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/01/158984/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев