Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр кабергә курчакларын күмгән...

Курчак уены Курчак уйный сабый. Гел үзенчә. Үз кануны нәни галәмнең. Уе түгел, хәтта уенына Мыскалын да кертми хәрамнең. Гадел уен: яхшы-яманлыкның Һәрберсенә - лаек чишелеш! Сәмави җан өчен хакыйкатькә Буйсынумы әллә читен эш? Курчак уйный дөнья. Сәер уен: Җанын сатып ата шайтанга, Бастырылып күргән төшләренең Хакын даулап үчен кайтара....

Курчак уены
Курчак уйный сабый. Гел үзенчә.
Үз кануны нәни галәмнең.
Уе түгел, хәтта уенына
Мыскалын да кертми хәрамнең.

Гадел уен: яхшы-яманлыкның
Һәрберсенә - лаек чишелеш!
Сәмави җан өчен хакыйкатькә
Буйсынумы әллә читен эш?

Курчак уйный дөнья. Сәер уен:
Җанын сатып ата шайтанга,
Бастырылып күргән төшләренең
Хакын даулап үчен кайтара.

Акыл җитәр сере яшерелгән,
Бу уеннан казый куылган!
Бурның бүрегеннән ут сикереп,
Гөнаһсызга мөһер сугылган.

Курчак уйный дөнья. Һәр атнакич,
Һәр уенның башы ахыр күк.
Һәр кабергә курчакларын күмгән
Дөньясында сабый акыл юк.
14.02.2018
Гөлүсә Батталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев