Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр көнне өч ай дәвамында өч киптерелгән канәфер ашадым: минем нәтиҗәләр

Табигый үләннәрнең һәм тамырларның файдасы турында күп ишеттем, һәм инде күптән кечкенә генә эксперимент үткәреп, туклануга төзәтмәләр кертергә теләгән идем.

Көн саен иртән чәй белән өч киптерелгән канәфер ашарга һәм нәтиҗәләрне карарга булдым. Алар белән уртаклашам.
Ни өчен мин нәкъ менә канәфер ашарга булдым: балачактан аның тәмен яратам, әни белән пуддингны ничек әзерләп, аңа хуш исле канәфер кушканны әле дә хәтерлим.
Озакламый, беренче үзгәрешләр барлыкка килүен күрдем: энергия һәм дәрт артты. Көзге-кышкы чор булуга карамастан, ноябрь, декабрь, гыйнвар аенда да,  мин көч-куәтнең кимүен сизмәдем. Гадәттә, елның бу вакытында мин йөргәндә үк йоклый идем, ә монда 15-20 көн буе канәфер кулланганнан соң, көч-куәт сизелде. Иртән дә йокым туеп тора башладым. 

Өстәвенә, ноябрь һәм декабрь айларында бер генә тапкыр да авырмадым. Канәфернең файдалы үзенчәлекләренең берсе - иммунитетны ныгыту - минем өчен бик мөһим булып чыкты, әле берничә ел элек кенә мин айга икешәр тапкыр салкын тиюдән җәфа чигә идем.

Кызганычка каршы, эсседә канәфернең тәэсирен тикшерү мөмкинлегем юк, чөнки тәрәзәдә - кыш. Эсседән дә булыша дип ишеткәнем бар, шуңа моны искә алдым. 

Әмма шәхсән минем өчен иртән дәрт-дәрман булу - бу инде зур плюс. Ә менә иртән канәферне ач карынга кулланып, артык авырлыкны ташларга мөмкин дигән фикер минем очракта расланмады: минем 62 килограммым минем белән калды, авырлыгым үзгәрмәде.

Үзем кыш көне иртән өч кипкән канәфер ашауны дәвам итәчәкмен дигән нәтиҗәгә килдем, һәм алар белән кофе эчүне алыштырачакмын!

Чыганак: http:// https://zen.yandex.ru/media/id/5dc993d0ca2a7e43a17d5c5b/ela-tri-sushenyh-butona-gvozdiki-kajdyi-den-tri-mesiaca-podriad-moi-rezultaty-5e0f854943863f00b1a611a5?&utm_campaign=dbr&secdata=CPmcnOX2LSABMIKAAQ%3D%3D

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/%D0%B3%D0%B2%D0%BE%D0%B7%D0%B4%D0%B8%D0%BA%D0%B0-%D1%81%D0%BF%D0%B5%D1%86%D0%B8%D0%B8-%D1%80%D0%BE%D0%B7%D0%BE%D0%B2%D1%8B%D0%B9-%D0%BF%D0%B8%D1%82%D0%B0%D0%BD%D0%B8%D0%B5-1326474/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев