Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр солдатның була үз язмышы

Сугыш - һәркем өчен дә зур фаҗига. Сугыш елларындагы ачлык, ялангачлык, сугыш кырларында ятып калган корбаннар, фашистлар тоткынлыгында хурлыклы һәм мәсхәрәле үлемен көткән әсирләр язмышы турында без китаплардан укып, әби-бабайларыбыз сөйләгәннәрдән ишетеп кенә беләбез. Бабам, Шиһапов Исмәгыйль дә Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сугыш башланганда ул инде яшь булмый, иллегә якынлашып...

Сугыш - һәркем өчен дә зур фаҗига. Сугыш елларындагы ачлык, ялангачлык, сугыш кырларында ятып калган корбаннар, фашистлар тоткынлыгында хурлыклы һәм мәсхәрәле үлемен көткән әсирләр язмышы турында без китаплардан укып, әби-бабайларыбыз сөйләгәннәрдән ишетеп кенә беләбез. Бабам, Шиһапов Исмәгыйль дә Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сугыш башланганда ул инде яшь булмый, иллегә якынлашып килгән ир уртасы була. Әбием: "Ул Польша җирендә һаләк булды",- дип әйтә иде. Ул чакта заманалар авыр. Әбием кулында биш бала һәм бабамның әнисе. Кара кайгылы хәбәр, билгеле, сакланмаган. Аның гына кайгысымыни? Биш тамакны ничек туендырасы, тормыш арбасын егылмыйча ничекләр тартасы? Еллар шулай үтә торган. Ә моннан берничә ел элек кулыма "Казан утлары" җурналының бер номеры килеп эләкте. Анда татар язучысы Әнәс Галиевның "Һәр солдатның була үз язмышы" дигән повесте басылган иде. "...Минем яныма, тырпаеп торган кызыл мыеклы, күзләре тонып эчкә баткан, бөкресе чыгып кечерәеп калган бер кеше килде. Аның башында пилоткасы яртылаш янган. Шул янган турысы тимерчыбык белән эләктереп куйган.Ул беренче сүзе итеп безне кайдан алып килүләре турында сорады. Урысчаны ватып-сындырып сөйләшә иде. Мин аннан: "Син татармы әллә"? - дип сорадым. Аның йөзе яктырып китте.Өстәвенә, якташлар булып чыктык. Ул Әтнә районының мари кырыендагы Ары дигән авылыннан иде. Исмәгыйль исемле. Бу лагерьга Исмәгыйль абыйны Харьковтан китергәнннәр икән. Ул әсирлеккә 41 нче елны Запорожье өчен барган сушышта эләккән...Мин озак яши алмам, - диде ул авыр сулап,- исән-сау кайтсаң, безнең авылга барып, хатыныма, кызыма Славута лагерында бергә булдык, дип сөйләрсең."- дигән юлларны укыдык. Дөресән дә, аның безнең бабай булуында шик калмады. Күңеле алдан сизгән шул бабамның. Бер көнне татар милләтеннән булган әсирләрне җыялар да, ярты чакрым җирне йөгереп үтәргә боералар. Әсирләр берсенә-берсе ярдәм итәргә тиеш түгел. Кем йөгерә алмый, аталар икән, дигән хәбәр тарала. Әнәс абый бабама ярдәмгә иңбашын куя, ләкин артына солдат итеге эләгә. 4-5 метр ара узгач, артына борылып карый: якташы 1-2 адым атлаган да, йөзтүбән капланган. Ярдәм итү турында уйлыйсы да юк. Икенче борылып караганда, Исмәгыйль бабам ятып калган урын буш була инде. Мөгаен, аны үлгән дип белеп , мәетләр ыргыта торган чокырга ташлаганнардыр. Менә шулай итеп, бабам үзенең сөекле хатынын, балаларын күрә алмый Славута хәрби шәһәрчеге янында нарат урманы эчендә мәңгегә ятып кала. Бабамның язмышы турында менә шуларны белә алдык. Шунысы кызганыч, бу хәбәр әбинең вафатыннан соң гына билгеле булды. Сугыш хәтирәләре яңарып тора, күңелдәге хисләрне кузгата, йөрәкне сыкрата. Үзеңә генә кадерле һәм газиз булган кешеңнең чит-ят җирдә мәңгегә ятып калуы йөрәкне әрнетә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев